Логотип Идель
Бу – тема!

АШЫГЫЧ РӘВЕШТӘ КИРӘК: СИНЕҢ КӨЗГЕ ГАРДЕРОБЫҢДА НӘРСӘЛӘР БУЛЫРГА ТИЕШ?

Быел җылы көзне күреп булмас кебек. Тиз-тиз генә пәлтә һәм калын курткаларга «сикердек» тә куйдык. Шуңа күрә яңгырлы һәм салкын көз өчен гардеробтагы иң кирәк әйберләр исемлеген төзергә булдык әле. Син аларны ашыгыч рәвештә булдырырга тиеш дип саныйбыз.

Калын пәлтә

Пәлтәнең плюслары күп. Бу өс киеме матур образлар тудырырга мөмкинлек бирә, чөнки ул теләсә нинди стильгә туры килә ала. Пәлтә гәүдәнең матурлыгын күрсәтә һәм кимчелекләрен яшерә. Салкын температурадан һәм җилдән яхшы саклый. Аны укырга, эшкә, шулай ук романтик очрашуга барганда да кияргә мөмкин. Тагын бер плюс: пәлтәдән соң кышкы курткага гына күчәсе була.

Куртка

Пәлтәдән тыш, калын өс киеме рәтендә күн, оверсайз, кыска һәм, киресенчә, бик озын курткалар да бар. Куртка сайлаганда, бик игътибарлы булыгыз, хәзерге температурада юка вариант турында уйламагыз. Яңгырда пәлтә юешләнә, ә менә куртка, гадәттә, чыдамрак. 

Худи

Худи – көзге гардеробтагы төп элементларның берсе. Худи нәкъ салкыннар өчен яраклаштырып эшләнгән. Спорт стилен яратмаучылар да әлеге киемгә битараф кала алмыйдыр, мөгаен. Үзе җылы, үзе йомшак, өстәвенә, башка кием, чалбарлар белән дә килештереп, матур гына образ ясарга мөмкин. Кыскасы, 2022 елда худисыз кеше булырга тиеш түгел, кызлар-малайлар. Тукталышларда ярты сәгать автобуслар көтәсегез барлыгын истә тотыгыз ?

Водолазка

Моны көзге һәм кышкы футболка дип атасак ярыйдыр ич? Көз көне кыска җиңле күлмәк һәм сарафаннар киясе килгән очракта, рәхәтләнеп водолазка белән аларны тулыландыра аласыз. Вуаля, матур да, җылы да килеп чыга! Суык ел фасылларына запаска берничә водолазка алып куярга киңәш итәбез.

Джемпер

Көзге гардеробтагы тагын бер мөһим кием – джемпер. Моны исә күлмәк, футболка, водолазка белән катлаулы комбинацияләр ясап кияргә мөмкин. Озын модельгә игътибар итәргә тырышыгыз, андый джемперлар салкын тиюдән саклаячак.

Джинсы

Бу чалбар турында берни дә аңлатып тору кирәк түгелдер инде? Уңайлы, тубыкны каплаган һәм биек билле фасонны сайларга тырышыгыз. Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: тукталышта торасы бар.

Биек кунычлы кедылар

Җайлы аяк кием яратучылар өчен иң туры килгән вариант. Күннән тегелгәнен һәм тубыкны каплый торганын сайларга кирәк. Тик яңгырлы һава торышы өчен запаска башка аяк киеме дә булдыру яхшы.

Рюкзак

Калын өс киемнәре өчен рюкзак – шәп әйбер. Куллар да буш, җилкәдән дә бернәрсә төшми, дигәндәй. Мондый пычрак һәм яңгырлы көннәрдә кара төстәгесен киңәш итәбез.

Җилкә аша элә торган кечкенә букча

Әйе, рюкзак – яхшы вариант, тик кызларның берничә сумкасы булырга тиеш бит инде. Бу кагыйдәне берничек тә бозарга ярамый. Шуңа күрә көзге гардеробта тагын менә шундый букча да булдырыгыз. Бу инде үзең белән смартфон һәм түләү карталарын алганда гына тота торган аксессуар. Шулай ук кара яисә көрән төслесе хәзерге һава торышында чыдамрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев