Логотип Идель
Бу – тема!

«АНЫҢ КЕСӘСЕНӘ КҮЗ САЛУЫҢНЫ КҮРСӘ, УЛ ШУНДА УК КАЧАЧАК»: БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Без еш кына үзебезне кызыксындырган кеше белән буласы беренче очрашуга зур өметләр баглыйбыз. Ләкин кайчак артык борчылабыз, бер-беребезгә ошамабыз дип куркабыз. Беренче очрашу ике як өчен дә җиңел һәм күңелле үтсен өчен, без сиңа берничә кагыйдә әзерләдек.

1. «Үзең бул» кагыйдәсе беренче урынны яулый. Чөнки башкача мөмкин дә түгел. Үзеңә дә, синең яныңдагы кешегә дә җиңел һәм рәхәт булсын дисәң, үзеңне күрсәт, кемгәдер охшарга тырышып, битлекләр кимә.

2. Төгәллек кеше турында күп нәрсәне сөйли. Әгәр билгеләнгән урынга соңга калып килсәң, бу синең җитди ниятләр белән йөрмәвеңне күрсәтергә мөмкин. Соңга калган кеше башка кешенең дә вакытын ала дигән сүз. Шуңа күрә күрешүгә алданрак яисә төгәл вакытка килеп җитәргә тырышырга кирәк.

3. Кешенең кызыксынулары турында социаль челтәрләрдән белү киңәш ителә. Әйтик, ул нәрсәләр белән шөгыльләнә, нинди музыка тыңлый, нинди төркемнәрне карап бара һ.б.

4. Күп сөйләшү – ялгышлык. Кайбер кешеләр дулкынланудан артык күп сөйләшә башлый. Алдан ук кирәкмәгән темаларны барлап, башыңнан чыгарып ат. Беренче күрешүдә менә нинди темаларга сөйләшү киңәш ителми:

Өметләр баглау. Егеткә аның киләчәктә нинди яхшы әти булачагын хәбәр итү, тизрәк өйләнергә/кияүгә чыгарга теләвеңне әйтү – начар идея.

Үткән мөнәсәбәтләр. Бу хакта икегез дә онытыгыз! Гадәттә, элеккеге мәхәббәт турында сөйләшү җүнлегә илтми.

Сәясәт яки дин. Һәркем үз фикерендә калсын, бу хакта бәхәсләшү мәгънәсез.

Үзең турында гына сөйләү. Әйе, үзең булып калу кирәк, әмма берничә сәгать эчендә бөтен биографияңне сөйләп бирү кирәкмәс. Танышыңа да сөйләргә ирек бир.

Матди байлык. Хезмәт хакы яки күчемсез милек турында да сорашу килешми. Беренче көнне үк аның кесәсенә күз салуыңны күрсә, ул шунда ук качачак.

5. Үз-үзеңә ышан. Бу кагыйдә синең өчен аксиома булырга тиеш. Үз-үзеңә карата мәхәббәт, дөрес бәя бирү һәм көчеңә ышану – уңышның төп өлеше. Әгәр синдә боларның барысы да булса, очрашу 100% әйбәт узачак!

6. Күбрәк елмай. Елмаю ихлас булырга тиеш. Елмайган кешенең янәшәсендә булу башка кешене дә бәхетле итә. Елмайган, сөйкемле кеше белән аралашу җиңел һәм рәхәт уза.

7. Беренче күрешүгә уңайлы, әмма матур образ сайла. Һаман да шул үз-үзең булып калу турындагы пунктка әйләнеп кайтабыз инде. Әгәр син күрешү өчен генә үзеңә хас булмаган стильне сайласаң, соңыннан үзеңә үк авыр булачак. Әйе, беренче свидание кибеткә ипи алырга чыгып керү генә түгел. Иң яхшысы – үзең өчен уңайлы, ләкин зәвыклы кием кию.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев