Логотип Идель
Бу – тема!

«АҢЛЫ» ТӨШЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ФАЙДАСЫ

Көнчыгышта – кешенең чын тормышы төштә бара, ә реаль тормыш ул бары йокы гына дигән ышану бар. Безнең аңыбыз үзебез турында (бүгенге, үткәнебез һәм хәтта киләчәк!) бик күпне белә. Без йоклаганда да аңыбыз гел хәрәкәттә һәм безне һәрвакыт ишетергә сәләтле. Әлеге язмада йокыны дөрес кулланып үзең өчен максималь файда алу мөмкин икәнен дәлилләрмен.

Һәм, кем белә, бәлки, арабызда Менделеев ишеләр дә булыр...

Йокы нигә шулкадәр мөһим?

Төшләр турында сөйләшкәнче, әйдә, йокының әһәмиятен бәяләүдән башлыйк. Даими йокы булмаган очракта, ким дигәндә, кешенең иммунитеты какшарга, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәергә, матдәләр алмашы бозылырга мөмкин. 2 тәүлектән артык йокламыйча йөрү аң чуалу, әйтик, галлюцинацияләр барлыкка килү белән яный. Йокысыз атна – ул инде гарантияләнгән галлюцинацияләр (булмаганны күрү һәм ишетү), паранойя, бәйләнешсез сөйләм, фикерләү процессларының начараюы һәм организмның барлык системалары бозылуга китерә. 10 һәм аннан да күбрәк тәүлек йокламасаң, акылдан язарга һәм үләргә дә мөмкинсең. Менә ни өчен стабиль йокы – кеше сәламәтлегенең мөһим бер өлеше икән!

Безгә ни өчен төшләр керә?

Борынгы заманнарда төшләр читтән кабул ителгән һәм яшерен мәгълүматлар туплаган юлламалар буларак кабул ителә. Нәкъ менә аларда кеше киләчәге турында күзаллаулар бар дип уйланылган. Бу юлламаларны аларга сихерче һәм бөек көчләргә ия кешеләр аңлатканнар. Вакытлар узу белән «сонник»лар пәйда була һәм алар кешегә төшләре турында киңрәк мәгълүмат бирә башлый. Әмма психология һәм физиология бу күренешкә яңа карашлар булдыра. Бүгенге көндә төшләрдә кешенең теләк образлары чагыла дип исәпләнә, шуның өчен ул, күпмедер күләмдә, баш мие эшенең үзенчәлеге, аның даими активациясе.

«Заказга» төш

Безнең теләсә кайсыбыз үзе теләгән төшне күрергә, аның эчтәлеген үзе теләгәнчә планлаштырырга сәләтле. Моның өчен йокларга яткач ял итәргә тырышырга һәм хис-кичерешләрне игътибар белән күзәтергә кирәк. Йоклар алдыннан артык күп ашау яки артык актив физик күнегүләр башкару киңәш ителми. Тынычландыручы үләннәр салынган ваннада яту, чигү яки бәйләү белән шөгыльләнү аеруча яхшы санала.

Йоклар алдыннан кәгазь бите белән ручка алырга кирәк. Әлеге биткә узган көн, аның вакыйгалары, көн дәвамында туган фикерләр һәм хис-тойгыларны теркәгез. «Заказ»ның эчтәлеген җентекләп тасвирлау артык әһәмиятле түгел, чөнки төнге күзаллаулар эчке логика белән генә төзелми. Иң мөһиме – ул үзең өчен актуаль һәм дулкынландырган хәлләр булсын. Шуннан соң конкрет максат куярга, аны күп мәртәбә башыңда әйләндерергә, ә аннан соң икенче бер кәгазь бите алып, шуларны язарга кирәк. Монда сорау да, проблема да, икеләнү дә, курку да булырга мөмкин. Ягъни, төшеңдә нәрсәгә җавап яисә аңлатма күрергә телисең, шуны язу мөһим. Шуннан соң кәгазь битен ятак астына куярга кирәк. Шунда сезнең аң теләкне ишетә һәм җавап әзерли башлый.

Уянганнан соң шундук йокыны язып карарга тырышыгыз. Монда да һәр детальне искә төшерү мөһим, чөнки кайвакыт сорауга җавап аңлаешсыз, билгеле бер символик формада яшеренгән була. Ә инде язып алганнан соң, төшегездән кичен язылган сорауларыгызга җавап табарга һәм тулы мәгълүмат алырга тырышыгыз. Менә шундый «заказ»!

Башкаларның төшенә керү

Никадәр генә сәер яңгырамасын, әмма башка берәүнең төшенә керү дә реаль нәрсә. Моның өчен иң башта уңайлы урынга ятарга, күзләрне йомарга һәм төшенә керергә уйлаган кешегез турында кат-кат уйларга, аны күзалларга, яхшы якларын искә төшерергә кирәк.

Кешенең образын булдырганнан соң, аны томан эчендә килеш җирдән күккә күтәрелүен күзаллагыз. Аны томан эчендә пәйда булган яшеллеккә чакырыгыз һәм аның белән сөйләшегез. Ә инде аннан соң төшегездәге тарихның дәвамын мөстәкыйль рәвештә уйлап табыгыз. Бу практикада концентрация, күзаллау һәм игътибар мөһим нәрсәләр булып тора. Әлбәттә, теләгән кешеңнең төшенә керү өчен күп санлы ысуллар бар, шуңа һәркем үзе өчен уңай һәм эффектив булганын сайлый ала. Мин шуларның шактый җиңел булган берсен тәкъдим иттем.

Бу – кызык!

– төшләр кешенең холкын күрсәтә

– хайваннар да төш күрә

– 60% кеше күргән төшләренең эчтәлеген 5 минуттан соң оныта

– сукыр кешеләр дә төш күрә ала

– лунатиклар йоклаган килеш ашарга мөмкин.

Төш вакытында ясалган ачышларны искә төшерү генә җитә, күзаллауларыбыз безгә зур мөмкинлекләр бирергә мөмкин, шуңа күрә алар белән дөрес итеп идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Әгәр сез күп кенә ишарә һәм яшерен аңлатмаларны күрергә, аларны өйрәнергә әзер икән, төшләр сезнең тугры дус һәм күп кенә проблемаларны хәл итүдә булышчыгыз булырга мөмкин... Әмма моның өчен вакыт һәм сабырлык кирәген онытмагыз. Уңышлар!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев