Көнчыгышта – кешенең чын тормышы төштә бара, ә реаль тормыш ул бары йокы гына дигән ышану бар. Безнең аңыбыз үзебез турында (бүгенге, үткәнебез һәм хәтта киләчәк!) бик күпне белә. Без йоклаганда да аңыбыз – гел хәрәкәттә һәм безне һәрвакыт ишетергә сәләтле. Әлеге язмада йокыны дөрес кулланып үзең өчен максималь файда алу мөмкин икәнен дәлилләрмен.