Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛБАСТЫЛАР» ҺӘМ «ВИЙ»: ХЭЛЛОУИНГА КИТАПЛАР САЙЛЫЙБЫЗ

31 октябрь – куркыныч, гаҗәеп, гадәттән тыш вакыйгалар һәм хикәятләр белән бүлешә торган көн. Шундый китаплар ярдәмендә сиңа Хэллоуин атмосферасына чумарга тәкъдим итәбез. Дусларың белән бүлеш, алар да бу бәйрәмнең рухын тойсыннар

Галимҗан Гыйльманов «Албастылар»

Хэллоуинга китаплар исемлеген үзебезнең татар әдәбиятыннан башларга  булдык әле. Роман нигезендә албастылар – явыз рухлар турындагы тарих ята.  Авыл халкы ничә еллар буе сихерче, кара көчләрдән төрле явызлыклар күреп яши. Төп герой Хәлим албастылар утарына эләгеп, хәтерен югалта, булмастай күренешләргә тап була. Ул моны җиңеп чыга, ләкин албастының сихере Хәлимгә һәм аның нәселенә кагыла...

Марат Кәбиров «Убырлар уянган чак»

Әлеге әсәр – татар әдәбиятының вампирлар турындагы беренче романы. Китап каникулга авылга кайткан яшүсмернең маҗаралары турында сөйли. Бу тарих сине бик тиз үзенә алып кереп китәчәк. Әлеге романны укыганнан соң, автор белән танышуны дәвам итәргә теләячәксең. Гадәти булмаган вакыйгалар яратучылар Марат Кәбировның фантастика, мистика һәм куркыныч элементлар белән тулы башка әсәрләре белән дә танышырга тиеш.

Николай Гоголь «Вий»

Кара көчләр белән каршылыкка кергән егет турындагы әсәрнең фильмын да караганың бардыр, әйеме? Хома Брутка төнлә җен һөҗүм итә, егет аны бүрәнә белән кыйный, нәтиҗәдә, җен үлә һәм бик матур кызга әверелә. Геройга чиркәүдә 3 төн буе кыз янында дога укырга кирәк була. Өченче, соңгы төндә, чиркәүдә егет Вий – күз кабаклары җиргә тигән, карашы кешене үтерә торган мифик образ белән очраша.

Стивен Кинг «Туман»

Психологик хоррор жанрындагы әлеге повесть та Хэллоуинда укыр өчен менә дигән! Шәһәрне томан чорнап ала, ул үзе эченә күп кенә монстрларны сыйдыра. Ә геройларның бернинди элемтәсе дә юк, алар коткара алуларына өметләнә алмыйча, кибеттә утырырга мәҗбүр. 

Рэй Брэдбери «Канун всех святых»‎

Хэллоуин тарихын белергә теләүчеләр өчен әкияти әсәр тәкъдим итәбез.  Малайлар Хэллоуинда өй буенча тәм-том җыярга китеп, гаҗәеп һәм тылсымлы сәяхәткә эләгә. Китап төрле чордагы бәйрәм атмосферасына чумарга мәҗбүр итә.  

Ренсом Риггз «Дом странных детей»

Кечкенә чакта Джейкобка бабасы монстрлар һәм гадәттән тыш көчкә ия булган балалар турында сәер вакыйгалар сөйли. Шулардан соң малай куркыныч төшләр күрә башлый. Бабасы үлгәннән соң, Джейкоб аның архивында гаҗәеп фотосурәтләр таба һәм ул сөйләгәннәрнең кайсысы дөрес икәнлеген ачыкларга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев