Логотип Идель
Бу – тема!

АКЫЛ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮ СЕРЛӘРЕ

Безнең баш мие көн дә катлаулы биремнәрне үтәргә күнеккән. Тик хәтта иң зирәк кешегә дә камилләшергә кирәк. Язмада баш мие эшчәнлеген арттыру, акыл сәләтен һәм фикерләүне үстерү буенча файдалы һәм җиңел ысуллар җыелды.

Күбрәк укы

Баш мие  өчен китап – иң файдалы азык. Сүз матур әдәбият турында гына бармый. Күңелсез һәм аңлаешсыз тоелса да, фәнни әдәбият белән дә кызыксыну кирәк. Чөнки ул сүз байлыгын арттырырга сәләтле. Шигырьләр ятлау да үз нәтиҗәсен күрсәтә.

Куллар белән өстәлгә бәргәлә

Ничек кенә сәер яңгыраса да, өстәлгә бармаклар, куллар белән бәргәләп утыру файдалы. Ритм хисе вак моториканы үстерә.

Классик музыка тыңла

Композитор Моцартның көйләре баш мие өчен фейерверк дисәк тә буладыр. Галимнәр раслаганча, нәкъ менә аның музыкасы фикерләүне яхшырта, физик яктан активлыкны үстерә.

Каһвә эч

Ләкин баш мие эшчәнлеген яхшыртам дип, чиләкләп эчмә. Көненә 1-2 генә чынаяк каһвә бәхет гормонын һәм активлыкны арттырырга сәләтле.

Интеллектуаль уеннарга, кроссвордларга өстенлек бир

Шахмат, покер, шашка уеннары, башваткычлар акыл сәләтен үстерә. Шулай ук мимика, ишарәләр ярдәмендә әңгәмәдәшеңнең әйтәсе килгән сүзләрен аңларга тырыш. Бу ысул интуицияне үстерә.

Үз блогыңны булдыр

Биредә үзең белән көн дәвамында булган хәлләрне язып бара аласың. Бу фикерләреңне төгәлрәк итеп җиткерергә һәм үз көнеңне яхшырак оештырырга ярдәм итәчәк.

Акыллы кушымта йөклә

Көннәр буе интернетта файдасыз вакыт үткәргәнче, смартфоныңа берәр «акыллы», баш миенең эшчәнлеген арттыручы кушымта йөкләп куй. Әйтик, NeuroNation, Викиум, Speed Reading, Easy game кебек кушымталар белән фикерләү сәләтең тагын да яхшырачак.

Гадәти булмаган шөгыль сайла

Шөгыльне алыштырып тору һәрвакыт фикерләргә, баш мие эшчәнлеген арттыручы күнегүләр ясарга мәҗбүр итә. Шуңа күрә, ялкауланмыйча, яңа төрле шөгыльгә өстенлек бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев