Логотип Идель
Бу – тема!

АК, АЛСУ, ЯШЕЛ: НИНДИ ТАВЫШ ТӨРЛӘРЕ ЭНЕРГИЯ БИРӘ ҺӘМ ЭЧКЕ ХАЛӘТНЕ ЯХШЫРТА?

Төрле тавышлар тыңлау техникасы организмны ял итү яки киресенчә аны энергия белән туендыру сәләте аркасында популярлашып китте. Тавышларның төрле төстә булуын белә идеңме? Һәр тавыш бер төс белән билгеләнә, һәм аларның һәрберсенең үзенчәлеге бар. Язмада шундый тавышларны ничек сайларга икәнен сөйлибез.

Тавышлар тыңлау техникасы игътибарны тышкы дөньядан читкә юнәлтү һәм эчке халәтне яхшырту өчен файдалы санала. Күпмедер вакыт «ак тавыш» дип аталган тавыш кына файда китерергә мөмкин, дип әйтә иде белгечләр. Ә хәзер исә тавышның башка файдалы төрләре дә бар дигән фикер яши.  

Әйе, иң популяр тавыш – «ак тавыш», ләкин бик аз кеше генә алсу, зәңгәрсу, яшел һәм коңгырт төсле тавышлар барлыгын белә. Алар нәрсә белән аерыла соң?

Ак тавыш

Әгәр дә син үз игътибарыңны тирә-юньдәге стресстан читкә юнәлтергә теләсәң, ак тавышны тыңлап кара. Ул ватылган телевизор тавышын хәтерләтә. Бу сәер, әмма ул чынлап та тынычландырырга сәләтле. Әлеге тавыш бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрнең хәлен яхшыртырга булыша, йокыны көйли. Күпчелек табиблар баш өянәге вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, ак тавышны кабызырга киңәш итәләр.

Алсу тавыш

Йокысызлыктан интегәсеңме? Табиблар алсу тавыш булган көйләрне куярга киңәш итә. Бу төр ак тавышка караганда көчлерәк булса да, ул тизрәк йоклап китәргә ярдәм итә һәм йокыны көйли. Алсу тавыш зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә ошаячак, чөнки ул автомобиль сигнализациясен һәм башка шундый тавышларны киметә.

Коңгырт тавыш

Бу иң көчле тавыш дип санала. Ул металл тавышын хәтерләтә. Ак тавышка караганда, коңгырты рәхәтрәк. Ул баш миен стимуллаштыра һәм игътибарны тупларга булыша.  Шуңа күрә, әгәр дә син үзеңә ак һәм алсу тавышлар туры килми дигән фикергә килсәң, рәхәтләнеп коңгыртына күч.

Яшел тавыш

Ә менә яшел тавышлы көйләрне нәрсә дә булса өйрәнгән вакытта тыңларга тырыш. Мәсәлән, инглиз телен өйрәнгәндә. Табиблар шулай уку процессы җиңеләя дип ышандыра.

Зәңгәрсу тавыш

Аны агып торган су тавышы белән чагыштыралар.  Бу бераз ачуны китерергә мөмкин, ләкин нәкъ менә шушы төр тавыш күп энергия бирә.

Үз тавышыңны табу өчен, бөтен булган төрләрне дә тыңлап карарга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев