Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘЙДӘ ШАЯРТ» ФЕСТИВАЛЕ 2024: 1 КЕШЕ 27 ТАКЫМНЫ ҖИҢДЕ

15 май көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узды. 2,5 сәгать барышында сәхнәдә Гран-При өчен Татарстанның төрле районнарыннан 27 такым көч сынашты. Чараның иң шәп мизгелләрен һәм җиңүче белән әңгәмәне безнең язмада укыгыз!

«Әйдә ШаяРТ!» – татар телендәге заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкыңның мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юморны үстерү. 

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы 2024 елда үзенең 5 яшьлек юбилеен каршылады. Шуңа да бу елгы концертта командалар саны да, номинацияләр дә, мәзәкләр дә башка уенга охшмаган иде.

Уен берничә өлешкә бүленеп, бер минутка да туктатылмыйча узды. Такымнар арасында инде тәҗрибәләре булган уенчылар да, сәхнәдә тәүге адымнарын ясаучылар да бар иде. Яшьләре буенча да катнашучылар төрле иде: фестивальдә мәктәп укучыларыннан алып әби-бабайларга кадәр катнашты. Шунысы кызыклы, мәктәп укучыларыннан торган такымнар хәтта күбрәк тә иде, ә кайберәүләре мәзәкләре белән зурларны да уздыра алды.

Фестивальне популяр башкаручы Гөлназ Шакирова («Дышать») башлап җибәрде. «Менә шулай» җыры «Әйдә ШаяРТ»ка әйләнеп, фестивальгә гомумән башка рух өстәп җибәрде. Уенны танылган шаяртучы, лиганың алыштыргысыз мөхәррире – Руслан Харисов алып барды.

Катнашучыларны «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыров, җырчы Салават Фәтхетдинов, Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Алия Заһидуллина бәяләде.

Такымнар шаяртуларын көн кадагында торган мәсьәләләргә (Мисал өчен, Казанның Бауман урамындагы бетмәс ремонтка), мәңгелек темаларга (артистларны пародияләп күрсәтү), жюридан көлүгә юнәлткәннәр иде. Үзенчәлекле чыгышлар да юк түгел иде. Мисал өчен, Актаныштан «Нәмәкәй» такымы (2023 ел чемпионнары) чыгышларын «Әйдә ШаяРТ»ны котлаудан һәм аның беренче адымнарын искә алудан башладылар. 

Такымнарның чыгышлары арасында яңгыраган иң популяр джингллар (ягъни кыска һәм истә кала торган җыр)  – хәзер трендагы «Pedro» һәм «Shik Shak Shok» иде. Димәк дөнья трендлары да татарча КВНга үз өлешен кертә.

Гомумән, уен бик дәртле барды. Әлбәттә бик үк ачылып бетмәгән, сүзләрен оныткан, артистизм ягыннан аксаган уенчылар да бар иде. Ләкин ачыш дип әйтерлекләре күбрәк иде. Мисал өчен, тамашачыларны аеруча көлдерткән такым Ютазы районы Урыссу авылыннан килгән егетләр иде. Аларның образлары шундый идеме, үзләре мәзәкме – мөһим түгел, зал 3 минут буе тәгәрәп көлде. Димәк яшьләргә, ә аеруча районнарга зур өмет бар. Казан мәктәп укучыларыннан бу юлы бары тик 1 такым катнашты – ул да булса 27 гимназиядән «Теге ни». Алар шулай ук бик сыйфатлы уен күрсәттеләр.

Гомумән, һәр ел «ШаяРТ»ның сыйфаты, юмор дәрәҗәсе камилләшә бара. Зур фестивальдә Гран-Придан һәм призлы урыннардан кала, «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса, «Иң яхшы мәзәк», «Иң яхшы музыкаль номер», «Фестиваль ачылышы» номинацияләре дә билгеләнде.

Әмма иң кызыгы Гран-при алучы бит. Быел бу исемгә татфакта укычы Зәй егете Дилияр Борһанов лаек булды. Аның «Дилүс улы» такымында нибары 1 кеше, ләкин үзенең харизмасы, уйлап табу сәләте белән ул бар тамашчышы таң калдырды. Аның чыгышын 3 өлешкә бүлеп карасак та була, ләкин шуның иң истә калганы – соңгысы. Чөнки бу өлештә сәхнәгә «ШаяРТ» легендасы һәм шаярулар үзәгендә торучы Ринат Рәхмәтуллин чыкты. Йолдыз белән чыгыш тамашачыларны да жюрины да таң калдырды. Без Дилияр белән җиңүдән соң сөйләшеп алырга булдык.

– Уенга ничек әзерләндең? 

– Уенга мин инде ярты ел элек әзерләнә башладым. Тик алты ай эчендә җыйган барлык мәзәкләрем редактура көннәрендә кабул ителмәде. Чыгышымны 4 тапкыр яңадан җыярга туры килде. Моңарчы уенымны 5-6 блокка бүлсәм, бу юлы нибары 3 иде. Шуңа бераз борчылдым.

– Бу юлы уенда 27 такым катнашты. Мондый конкуренция куркыттымы?

– Дөресен генә әйткәндә чыгышымны берничә тапкыр сүтеп җыйганга бераз шик бар иде, чөнки яшьләр чыгыш ясый бит: яңа мәзәкләр, яңа сулыш, яңа актерлар. Тик мин бирешмәскә кирәклеген һәм җиңүгә зур шансларым булуын гел истә тоттым.

–  Салават абый Гран-прига нәкъ менә син лаек икәнлекне әйткәч, ниләр кичердең?

– Инде номинацияләрне, 3,2,1 урыннарны әйткәндә минем эчемдә «счетчик» кабынган иде. «Әһә, монысын болар алдылар, бу исемгә бу такым лаек булды, минем исем әле дә яңгырамады», дип санап тордым. Ә инде Гран-прига чират җиткәч, мин залда утыручы дусларымның эмоцияләрен эзләдем, аларның битеннән елмаю төшмәгәнен күреп барысын да аңладым.

Бу җиңү минем өчен аеруча мөһим, аның белән мин берничә гештальтны капладым. Кыскасы, миндә эйфория иде. Бик нык сөендем.

Кыскасы, уен бик шәп узды. Оештыручылар да, жюрида утыручылар да зур фестивальнең уңышлы һәм нәтиҗәле булуын искәрттеләр.  Чарада гадәттәгечә телевизион съемка алып барылды. Инде тиздән сез аны «ТНВ» телеканалында күрә алачаксыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев