Логотип Идель
Бу – тема!

ӘДӘБИ МӨХӘРРИРДӘН ШПАРГАЛКА: ТЕКСТЛАРДА ИҢ ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН ХАТАЛАР

Дустым, сәлам! Мин Гүзәл – «Ялкын»ның әдәби мөхәррире. Мин журналда урын алачак темаларны барлыйм, авторлар белән аралашам, аларның текстларын тикшерәм һәм кире элемтә бирәм. «Кире элемтә» дигәненә аерым туктап аңлатып китим әле. «Ялкын» инде күп еллар яшь журналистлар, иҗатчылар өчен тәүге мәйданчык булып тора. Һәм бу – безнең зур горурлыгыбыз. Сезнең: «Ялкын»га мәкаләләр язасым килә, шигырь-хикәяләремне бастырасым килә», – дип язган хатларыгызның күңелне ничек җылытканын белсәгез!

Әмма кемнәрдер, бәлки, журналда тәҗрибә туплап булу мөмкинлеге турында белми дә торгандыр. «Ялкын»ыбызның 100 еллык бәйрәме моны искә төшерер өчен шәп мөмкинлек дип уйладык.

Әгәр син журналистика белән кызыксынасың, төрле темаларга материаллар әзерләргә, кызыклы шәхесләрдән интервьюлар алырга һәм иң мөһиме, «Ялкын»да басылырга телисең икән, безнең белән элемтәгә чык, без сине бик көтәбез!

Бу язманың исеменнән сүзнең «Ялкын»га авторлар чакыру белән генә чикләнмәячәген чамалагансыңдыр инде (хәйләкәр елмаям). Әйе! Сүз башым Шүрәле, дигәндәй...

Ай саен берничә дистә текст укып редакцияләү барышында текстларда аеруча еш очрый торган хаталарны барлау гадәте барлыкка килде. Мин бу язмада «Ялкын»ның булачак авторы, ягъни сиңа ярдәмелек әзерләргә булдым. Мин төп хаталарны һәм дөрес вариантларны тәкъдим итәрмен. Әмма бер шарт: әйдә, бу язманы «хаталанырга ярамый, без андыйларны яратмыйбыз!» дип түгел, ә «менә бу пунктларны истә калдырсаң үзеңә үк уңайлы булачак» дип укыйк. «Минем «Ялкын»га язасы килә» дигән яшь авторбызга, ягъни сиңа бу «шпаргалка» ярдәм итәр, дип ышанам. Һәм, әйе, «без сине көтәбез!»

 

1 нче номерлы хата: «КАЙДА» һәм «КАЯ»НЫ БУТАУ

Монда бар да гади: «кайда?» соравы конкрет урынга бәйле булса (где?), «кая?» юнәлешне билгели (куда?).

Мисал:

«Без кая күрешәбез?» түгел – «Без кайда күрешәбез?»

 

2 нче номерлы хата: КИРӘКМӘГӘН УРЫНДА КҮПЛЕК КУШМЧАСЫ КУЛЛАНУ

Нәрсәнең дә булса күплеге аналитик чара белән әйтелсә (никадәр, күпме, бер өем, бер кочак һ.б. сүзләр), –лар/–ләр кушымчасын куллану артык. Моны кырт кисеп хата дип әйтү дөрес тә түгелдер, бәлки. Әмма, һәрхәлдә, моны истә тотсаң, җөмләң чистарак һәм җыйнаграк булыр.

Мисал:

«Өстәлдә бер өем кәгазьләр ята» урынына – «Өстәлдә бер өем кәгазь ята».

«Дәрестән әллә никадәр укучылар качкан» урынына – «Дәрестән әллә никадәр укучы качкан».

 

3 нче номерлы хата: «–РАК/–РӘК» ЧАГЫШТЫРУ КУШЫМЧАСЫ

Бу кушымчага беркайчан да «–е/–ы» өстәлми. Сүз тартыкка тәмамланса да, сузыкка тәмаланса да, шул ук «–рак/–рәк» була.

Мисал:  

«ҖитдиЕрәк» түгел – «җитдирәк»

«МатурЫрак» түгел – «матуррак».

 

4 нче номерлы хата: КАЛЬКА ФОРМАЛАР

Моны иң зур һәм йөрәкне аеруча нык авырттырган хата дияр идем. Кызганыч, әмма кайчак безнең тормышыбызда рус теле татар теленнән ешрак та яңгырый. Моның иң төп сәбәбе социаль челтәрләргә барып тоташа. Без караган контентның күпчелеге рус телендә булганлыктан, бу безгә берничек тә тәэсир итми кала алмый. Шуңа без рус телендә уйлауга күчәбез һәм «татар сүзләре белән русча» сөйләшә башлыйбыз. Мәсәлән, кирәкмәгән урында «артыннан», «өстендә» кебек сүзләрне кулланабыз. Моңа берничә мисал китерәм:

«Ачкыч артыннан китте» түгел, «Ачкычны алырга китте». Бу – рус телендәге «Пошёл ЗА чем-то» формасы турыдан-туры татарчага тәрҗемә ителгәннән килеп чыккан хата.

«Хәбәрләр артыннан күзәтеп бару» түгел, «Хәбәрләрне күзәтеп бару»

«Үзеңне камилләштерү өстендә эшләү» түгел, «Үзеңне камилләштерү» яки «Үзеңне камилләштерү юнәлешендә эшләү». Монда рус телендәге «над чем-то» формасы кереп киткән.

«Пушкин картасы белән куллану» түгел, «Пушкин картасын куллану»

Күрүеңчә, без калька кулланып, җөмләне киресенчә озынайтабыз гына. Әйдә, катлауландыру гадәтен ташлыйк әле.

 

5 нче номерлы хата: КАЛЬКА ҖӨМЛӘЛӘР

Биредә алдагы хатаның киңәйтелгән формасы барлыкка килә. Бу чын-чынлап татар сүзләрен рус синтаксисына куеп сөйләшү мисалы. Игътибар итеп кара әле: үз сөйләмеңдә бу никадәр еш очрый икән? Әмма, телдән сөйләм бер хәл, без еш кына язма вариантта да шулай ике телне кушабыз шул.

Мисал:

«Хәтерлисеңме безнең беренче күрешүне?» урынына«Безнең беренче күрешүне хәтерлисеңме?»

«Мин белдем аның алдаганын» урынына«Мин аның алдаганын белдем». Татар телендә җөмлә төзелеше бик төгәл, һәм шуңа күрә хәбәрнең азакта килүенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Хәбәр башка җөмлә кисәкләреннән алга сикерсә, рус стилистикасына яраклашкан җөмлә килеп чыга башлый.

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев