Логотип Идель
Бу – тема!

АБСТРАКТ РӘСЕМ, ЯЛТЫРАВЫК ҺӘМ КИРЕ ФРЕНЧ : БУ КЫШТА НИНДИ МАНИКЮР ПОПУЛЯР?

Кызлар, бүгенге язмада бу елгы кышның иң популяр маникюрлары турында сөйләшәчәкбез. Чираттагы маникюрга барыр алдыннан, шушы исемлекне карап чыгарга онытма. Яңа 2022 елга зәвыклы тырнаклар белән аяк бас.

Кире френч

Френч – тыйнаклык һәм зәвыклылык. Менә инде күп еллар буе френч хатын-кызларның иң яраткан маникюр төре булып санала. Хәзерге вакытта француз маникюрын классик вариантта гына түгел, ә бераз башкачарак та ясыйлар. Әйтик, френчта бүгенге көндә ачык төсләр, ялтыравыклар, рәсемнәр кулланалар. Кире френч та күптән трендка әйләнде дисәк була. Бу елгы кыш өчен нәкъ шушы френч варианты туры киләчәк. Экспериментлар яса, маникюрда глиттер, втирка да кулланырга онытма.

Ялтыравыклар

Яңа ел якынлаша, димәк, бәйрәм атмосферасы бөтен җирдә дә сизелеп торырыга тиеш. Ялтыравыклы тырнаклар бу бурычны бик тә уңышлы башкарачаклар. Бу маникюр өчен ялтыравыклы лаклар, втирка, глиттер кулланырга була. Мондый маникюр белән сиңа карата берәү дә битараф калмаячак. Кыюрак бул!

Караңгы төсләр

Өстә әйтелгән маникюрлар ошап бетмәсә, без сиңа караңгы лакларны тәкъдим итәбез. Сары, ал кебек төсләрне язга калдырып торыйк. Ә менә караңгы кызыл, шәмәхә, зәңгәр төсләрне кулланып, бик тә матур һәм кышкы маникюр ясап була.

Абстракция

Тырнакларга ясалган рәсемнәр һәрвакыт актуаль. Тик бу елгы кышта абстракт рәсемнәр беренче урынны ала. Үзеңне Малевич яки Кандинский урынына куеп кара. Фантазияңә ирек биреп, тырнакларыңны чын арт-объектка әверелдер.

Яшүсмерләрчә маникюр

Яшь кызлар ачык төсләр белән эксперимент ясарга ярата. Аларның тырнаклары һәрвакыт башкаларныкыннан аерылып, җәлеп итеп тора. Үз маникюрыңда «янып торган» лаклар, 3D, 4D эффектлар куллан, тырнакларыңа граффити, мультфильм һәм комикс геройларын өстә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев