Логотип Идель
Бу – тема!

АБИТУРИЕНТЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ TELEGRAM-КАНАЛЛАР

Язмада уку йортларына керүчеләр һәм анда укучылар өчен telegram -каналлар исемлеге җыелды. Бу каналларда университетлар турында файдалы мәгълүмат, студентлардан алынган сорауларга җаваплар һәм мәгариф яңалыкларын табарга була.

Forbes Education

Forbes журналы мәгарифкә багышланган канал булдырган. Аларның максаты —  Россиядә һәм чит илләрдә белем алуны мөмкин кадәр тулырак итеп күрсәтү. Монда бик күп файдалы аналитик мәкаләләр, кыска һәм кызыклы рубрикалар, Россия һәм чит илләрдәге югары уку йортлары турында мәгълүмат яисә интервьюлар табып була.

StudyQ&A

Ә бу канал инде чит илгә омтылучылар өчен. Монда стажировка, грантлар, стипендияләр, чит илләрдә укыту һәм уку кагыйдәләре, күченеп килгән укытучылар һәм студентлардан интервьюлар табып була. Бу канал бары тик Россиядә укырга теләмәгән кешеләр өчен генә файдалы булачак.

Vacinart

Монысы тагын стажировка, стипендия һәм чит илләрдәге вакансияләр турындагы канал. Монда бик кызыклы тәкъдимнәр таба аласыз. Мәсәлән, ярты елга Оксфордка телисезме? Ә, бәлки, БМОда стажировка үтү кирәктер? Кереп күзәтегез!

Поступашки

Әлеге каналда абитуриент имтиханнар һәм университет тормышы турында сорау бирә ала. Бу каналны студентлар үзләре алып бара, шуңа күрә сорауларга да алар үз тәҗрибәләреннән чыгып җавап бирәчәк.

Zaochnik

Ә монда инде студентлар үзләренең лайфхаклары һәм студентлар дөньясы яңалыклары белән уртаклашалар. Канал мәктәптән соң зур тормыш юлына басарга җыенучыларга ярдәм итәчәк.

The Vyshka

Каналның исеме Югары икътисад мәктәбе белән бәйле булса да, биредә төрле югары уку йортлары студентлары яза. Монда да мәгариф яңалыклары басыла, студентлар үз проблемалары турында фикер алышалар.

DOXA

Ә бу канал үзен бәйсез журнал буларак таныта. Биредә мәгариф проблемалары, югары уку йортлары яңалыклары, кискен мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Кыскасы, актив позицияле яшь гражданнар өчен бик яхшы, эчтәлекле журнал.

Фото - https://pixabay.com сайтыннан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев