Логотип Идель
Бу – тема!

АБЬЮЗЕР СҮЗЛЕГЕ: «МОНДЫЙ ХӘЛДӘ КАЛУЫБЫЗГА СИН ГЕНӘ ГАЕПЛЕ!»

Соңгы берничә елда абьюз сүзен кулланып сөйләшү шактый күбәеп китте. Абьюз төрле мөнәсәбәтләрдә төрлечә күренергә мөмкин. Контрольдә тотарга омтылу, янау, манипуляцияләр куллану, психологик, эмоциональ яки физик көч куллану – болар барысы да абьюзерга хас. Бу язмада абьюзерларның сүзлеге белән таныштырасым килә. Бәлки синең якын-тирәңдә генә абьюзерлар бардыр. Ә бәлки ул – синдер?

Абьюз турында психологик мәкалә укыганда шундый бер кызыклы фикергә тап булдым әле. Галимнәр әйтүенчә, кайбер кешеләргә абьюз генетик яктан килә ала. Әмма кеше туа, үсә, гомер итә, һәм әйләнә-тирә мохит аның халәтенә күбрәк йогынты ясый. Күпчелек очракта нәкъ менә кырыс, тиран әти-әни (еш кына әти) моның сәбәбе була ала. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр баланың киләчәктә нинди булачагын күрсәтә. Нервлары какшаган, һәрвакыт гауга арасында үскән бала үз гаиләсендә дә, башкалар белән мөнәсәбәтләр төзегәндә дә «таныш алымнарны» кулланырга бик мөмкин. Әлбәттә, бөтен очрак та бертөрле була дигән сүз түгел. Дөньядагы һәрбер психологик яктан «дөрес гаиләдә» үсмәгән кеше дә абьюзер булмый.  

АБЬЮЗЕР СҮЗЛЕГЕННӘН ӨЗЕК

«Син мин сораганның берсен дә эшләмисең!»

«Мин кушканны эшләсәң, бар да яхшы булачак».

«Әгәр син мин әйткәнчә эшләсәң, минем ачуым чыкмаячак».

«Мин синең өчен нәрсә әйбәт, ә нәрсә начар икәнлеген яхшырак беләм!»

«Юк, мин сиңа гомердә дә бу сүзләрне әйтмәдем, алдама!»

«Минем янымнан китсәң, мин үз-үземә кул салачакмын».

«Мондый хәлдә калуыбызның гаебе синдә генә».

«Сине тагын күпме көтәргә инде, тизрәк кайтып җит».

«Әйе, мин синең телефоныңдагы CМСларны укыйм, шуннан ни?»

«Син бу эшне булдыра алмыйсың, үзем тотынсам инде...!»

«Мин синең өчен барысына да әзер, ә син!»

«Нигә кирәк сиңа ул дусларың, алардан барыбер бер мәгънә дә юк».

«Шушы булдымы проблема? Син минекенә кара!»

«Кая киттең? Кайчан кайтасың?»

«Син башка аның белән аралашмаячаксың».

«Синең холкыңа мин генә түзә алам».

Шундый сүзләрне еш кына ишетергә туры килсә, абьюзерларга дөрес җавап бирү кирәк:

«Мин бүтән сине тыңларга теләмим».

«Миңа бүтән тавышыңны күтәрмә».

«Мин теләмим».

«Күземә кара, җаваптан качма».

«Синең миңа карата булган мөнәсәбәтеңне мин бүтән түзәргә җыенмыйм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев