Логотип Идель
Бу – тема!

300 БАЛЛ ТУПЛАГАН ГАЛИЯДӘН БДИ ТАПШЫРУ СЕРЛӘРЕ!

Өч БДИны 300гә якын баллга (төгәлрәк әйтсәк, 291гә) тапшырыр өчен вундеркинд булып туарга кирәкме? Юк. Моның өчен Яшел Үзәннең гади мәктәбендә уку, тырышып әзерләнү һәм... телефоннан Instagramның үзеннән-үзе югалуы да җитә. Әйе-әйе, Яшел Үзән шәһәренең 5нче номерлы мәктәбен тәмамлаган Галия Гарифуллина БДИга әзерләнгәндә, шундый хәлләр дә булган. Һәм, мин сиңа әйтим, бу ситуация аның имтиханга әзерлек вакытын тагын да арттырган.

Рус әдәбиятын – 100, рус телен – 96, ә инглиз телен 95 баллга тапшыра Галия. Җитмәсә, укырга кергәндә, алтын медале өчен тагын берничә балл да өстәгәннәр. Алтын медале өчен – 5, ә КФУ олимпиадасында катнашуы өчен 3 балл биргәннәр. Бүген Яшел Үзән кызы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты. Вузга кабул итү турында карар чыккан инде. Галия «испан филологиясе»ндә укырга, испан теле белгече булырга җыена. Аның инглиз теленнән кала тагын бер чит телне өйрәнәсе килә һәм ул шушы аһәңле телне сайлый. Сәбәпләре дә юк түгел: испан теле үзенә күрә бик матур тел, ул актив рәвештә үсештә, анда бик күп илләрдә сөйләшәләр.

БДИга әзерләнүдә кайсы методика иң отышлысы?

Галия БДИга инде 10нчы сыйныфның ахырыннан ук әзерләнә башлаган.  Укучы кыз бөтен ысулларны да кулланып карый: репетиторга да бара, үзлектән дә, мәктәптә укытучылары белән шөгыльләнә, онлайн-курсларны да уза. Хәер, шушы соңгы ике елда кая гына барса да, кулыннан БДИга әзерлек китаплары төшми аның. Мәктәпкә барса, шуларны кыстырып бара, өйгә кайтканда да шул ук китап.

– Интернетта тапкан Кристина Митряйкина курсларының әдәбият буенча бик зур файдасы тиде. Инглиз теле буенча курсларга йөрдем. Ә рус теленнән мәктәптә әзерләделәр. Мин әдәбият буенча узган интернет-курсларның үзенчәлеге шунда иде: без айга яки 2-3 атнага бер тапкыр гына түгел, ә көн саен, системалы рәвештә шөгыльләндек. Сентябрьдә башлаган курслар буенча бер көн дә калдырмыйча һәр көн биремнәрне башкардым. Теория, әдәби анализлар, иншалар язу, тестлар чишү – һәм боларның барысы буенча да көн саен һәркем отчет яза иде. Бу үзенә күрә мотивация бирә, чөнки син кешеләрнең ни эшләгәннәрен күреп барасың, – ди Галия.
Уку елы дәвамында БДИ дулкынына үзеңне көйләп кую әзерлек барышында ук була. Кеше даими шөгыльләнеп барса, мораль рәвештә баш мие моны үзеннән-үзе аңлый. Ә имтихан алдыннан миңа дусларымны очратып, алар белән сөйләшеп алу бик ярдәм итте. Бу энергетик «подзарядка» була иде. Шулай ук имтихан алдыннан тәрәзәгә карап, уйлар уйларга ярата идем. Шуны аңларга кирәк: тормыш имтиханнарга гына бәйләнеп калмаган, ул күпкә киңрәк һәм тирәнрәк.

Инглиз теле буенча да октябрь-апрель онлайн-курсларны узган Галия. Анда алар имтиханның язма өлеше буенча шөгыльләнгәннәр. Сөйләм өлешенә укытучысы белән әзерләнгән. Тест өлеше буенча үзе дә бик күп итеп биремнәр чишкән. Рус теленнән өйдә һәм репетитор белән шөгыльләнгән.

– Әгәр чагыштырып карасак, шушы ысулларның берсен дә аерып алып, «Шушысы гына яхшы», дип әйтеп булмый. Минемчә, бөтенесен бергә кулланып, иң-иң файдалыларын гына эләктереп алырга кирәк. Иң беренче чиратта, үзеңә бик ныклап әзерләнү мөһим. Әгәр син тырышмыйсың, укымыйсың икән, бернинди курс, репетиторлар да ярдәмгә килмәячәк, – ди Галия.


Instagram, син кая югалдың?


Шушы өч имтиханы арасында Яшел Үзән кызы инглиз теле өчен аеруча нык борчыла. Чөнки рус теле һәм әдәбияты буенча аның «пробный» имтихан тапшырып караганы булса, инглиз теленнән мондый чирканчык алганы булмый. Ниндидер предметка күбрәк вакыт сарыф иткәнен дә хәтерләми Галия. Бөтенесенә дә бертигез дәрәҗәдә игътибар бирергә тырыша. Чөнки аларның һәрберсе дә укырга кергәндә, зур роль уйный. «Мин өйгә кайта идем дә, әзерләнергә утыра идем, шулай биремнәрне чишәсең дә чишәсең, чишәсең дә чишәсең...» – ди ул.

IT-технологияләр заманында БДИга әзерләнгәндә дә адым саен котыртып тора торган әйберләр күп. Әле «Вконтакте», әле «Instagram» үзенә дәшеп тора. «Мин инде ел башыннан ук үземне уку, әзерлек режимына көйләп куйдым. БДИларымны бик яхшы нәтиҗәләргә тапшырасым килде. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә утыру теләге әллә ни булмады. Имтиханнарны югары баллга тапшыру теләге көчлерәк иде. Һәм быелның апрель аенда минем телефоннан «Instagram» кушымтасы үзеннән-үзе юкка чыкты. Мин моны язмыш, дип уйладым. Һәм Instagram булмауның буш вакытны ничек арттырганын беләсеге-е-ез!» – дип шатланып сөйли кыз.
Әлбәттә, имтиханнар алдыннан җиңелчә дулкынланудан качып котылып булмый. Чөнки БДИны һәркем беренче тапкыр тапшыра. Ләкин артык нык курку, калтырап тору бик начар. Беренче чиратта, кешедә курку, үзенең әзерлек дәрәҗәсенең нинди икәнлеген аңламагандакилеп чыга. Әгәр кеше ел буе әзерләнмәгән икән, ул, әлбәттә, куркачак. Әгәр чын-чынлап әзерләнеп, нәрсә үткәнен белсә, шушы адымыңның һәрберсе белән куркуны юкка чыгарасың. Куркуны билгесезлек тә китереп чыгара әле. Әгәр син күп тапкыр «пробный» имтиханнарны язгансың икән, алай ук куркыныч булмый. Чөнки имтиханда нәрсә булачагы,  вакытны ничек бүләчәгеңне инде үз җилкәңдә аңлыйсың. Җитмәсә, кайберәүләр БДИга дөньядагы иң мөһим әйбергә караган кебек карый. Һәрвакыт һәр нәрсәгә альтернатива була. Мин БДИны тапшыра алмасам, нәрсә эшләячәгемне инде уйлап куйдым. Шуңа да минем әллә ни паника булмады. Әгәр БДИны тапшыра алмасам, мин икенче елга тапшырыр, бер елны әзерлеккә багышлар яки электрон белем алу буенча барыр идем.

Галия һәрбер предметтан югары планкага омтыла. Һәрберсен 90+ баллга тапшырырга тели. Рус теле буенче 95 баллдан да ким җыймаячагына ышана ул. Башка предметлардан исә төгәл балларын күз алдына китерә алмый.

Кайвакыт БДИ китаплары яныннан чыгып качасым килде


– БДИның авыр яки җиңел булуы кешенең үзеннән тора. Аны тапшыру катлаулы. Тик әгәр синең күңелеңдә ниндидер бер зур максат бар икән, бу авырлык җиңеләя төшә. БДИ тапшырган дусларым арасында максатсыз укучылар да күп иде. Аларга, әлбәттә, тапшырырга авыррак булды. Минем университетның бюджет урынына бик нык эләгәсем килде. Шуңа да БДИны уңышлы тапшыру бу мөмкинлеккә юл ачканын аңладым. Җитмәсә, мин үзем БДИ тапшырган предметларны – рус теле, әдәбияты, инглиз теле – барысын да бик яратам. Көн саен әзерләнгәч, моны тулы бер әзерлек курсы, дип атыйм. Тик шул ук вакытта хәлдән тайдырды, дип әйтә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, имтиханнарга әзерләнү миңа кызык иде, – ди ул.

Ти-и-и-ик шулай да кайвакыт БДИга әзерлек буенча бөтен китап-дәфтәрләрне тотып атып, еракка-еракка бар кешедән китеп качасы килү теләге дә уянмый калмаган аның.  Мондый вакытлар аеруча апрель ае узгач була. Чөнки бу мизгелдә имтиханнарга әзерлек инде туйдыра башлый. Җитмәсә, Галиянең май ае һәрчак ял белән ассоциацияләнә. Ә монда, киресенчә, яз аенда тырышып-тырмашып әзерләнергә туры килә.
 

Дөресен генә әйткәндә, имтиханнарга әзерлек вакытында һәрчак июль, август айларын күз алдыма китерә идем. Чөнки шуны аңладым: минем ел дәвамында имтиханнарга әзерләнүемнән киләчәк бер елымның ничек узуы бәйле. Елап утырачакмынмы мин, әллә кая булса да укырга керәчәкменме? Нәкъ менә шулай итеп, мин үз-үземә мотивация биреп тордым. Әгәр бик нык арганымны аңласам, үземә 30 минут ял бирә идем. Шуңа өстәп, март аенан башлап, мин көндез черем итеп ала идем. Әзерләнгәндә, үземә охшаган, җиңелрәк биремнәрдән башладым. Ягъни үземне шушы әзерлек дулкынына көйли идем

БДИга әзерләнгәндә ураза да тоткан!


Галия фикеренчә, БДИны уңышлы тапшыруның ниндидер үзенең бер аерым формуласы юк. Кызның танышлары арасында да имтиханнарны яхшы тапшырсалар да, төрлечә әзерләнгәннәр кешеләр байтак. Кемдә нинди методика килешә бит инде. Тик һәркемдә уңышлы эшли торган бер фишка бар: ул да булса әзерлекнең даими рәвештә булуы.
БДИлар тәмамланып, барлык нәтиҗәләр дә килгән атнада мин мораль яктан хәл җыйдым. Чөнки соңгы айда бик нык талчыккан идем. Һәм бары тик шул моментта гына БДИның, чыннан да, тәмамланганын аңладым. Имтиханнарга әзерлек вакытында уку әсбапларын гына укыдым, теләгән китабымны кулга алырга да вакытым булмады. Барысы да артта калгач, хыялланып йөргән бөтен китапларымны укый, урамда йөри, дусларым, туганнарым белән аралаша башладым.

Имтиханнарга әзерлек барышында Галия ураза да тоткан әле.

– Ураза башланганчы, мин аны тотарга авыр булыр, дип уйладым. Чынлыкта, бик җиңел кичердем. Мин моңа хәтта үзем дә шаккаттым. Һәрчак дога кылып тордым. Ифтар вакытында дога кылганда, бер ай дәвамында һәр көнне бу миңа мораль яктан ярдәм булып торды. Ә имтихан барганда, мин дога кылуларымны искә төшереп, барысы да яхшы булачагына өмет иттем. Җитмәсә, ураза вакытында ашамагач, вакыт та янга кала иде. Мин үземне бик җиңел, шул ук вакытта көндәлек мәшәкатьләрдән азат итеп тойдым, – ди ул.


iPhone аңа әле килеп җитмәгән


Галия киләчәккә әллә ни планнар корырга яратмый. Чөнки тормышны тиз үзгәрүчән, дип саный ул. Бәлки, ул университетның 1нче курсын тәмамлагач, аның башка перспективалары пәйда булыр.
 

БДИ системасы укучыларның белемнәрен объектив рәвештә билгеләргә булышамы? Минемчә, 50/50. Чөнки теге яки бу предметны бик яхшы белгән кайбер кешеләр БДИны бик начар тапшыра. БДИ ул белемнәрнең яртысын гына тикшерә. Ә калган яртысы – имтиханга ничек әзерләнгәнеңне күрсәтә.

– Гадәттә, безнең шәһәр хакимияте БДИларын 100 баллга тапшыручыларга iPhone тапшыра. Әлегә миңа ул барып җитмәде. Шулай килеп чыкты ки: смартфоннарны чыгарылыш кичәсе вакытында тапшырдылар. Ул чакта рус әдәбиятыннан БДИ нәтиҗәләре әле килеп җитмәгән иде. Ләкин миңа август ахырында – Шәһәр көненә бүләк итәчәкләр, дип ышандырдылар. Хәзер көтәм, – ди Галия.

 

Белешмә:

Яшел Үзән районында бер имтиханын 100 баллга тапшыручылар шактый:

Дарья Ломакина – 1нче лицей, рус теле

Энҗе Гарифуллина – химик лицей, рус теле

Зәринә Шәмсетдинова – Нурлат мәктәбе, рус теле

Евгения Порванова – химик лицей, химия

2017 ел белән чагыштырганда, быел 100 балл алучылар 5 тапкырга арткан. Быел 80нән югарырак балл җыючылар да арткан.

 

Татарстанда берничә предмет буенча БДИдан 100әр балл алучылар:































































Яр Чаллы 76нчы гимназия Вәлиев Нияз Физика, Рус теле

 
Яр Чаллы 27нче мәктәп Созонова Екатерина Биология, Химия

 
Казан, Яңа Савин районы аерым фәннәрне өйрәнү буенча 179нчы мәктәп Динмөхәммәтова Аделина Химия, Биология

 
Казан, Яңа Савин районы 132нче мәктәп Князева Анна Биология, Химия

 
Казан, Яңа Савин районы 9нчы мәктәп Галиева Диләрә Рус теле, Физика

 
Казан, Яңа Савин районы 155нче гимназия Идрисов Салават Информатика, Физика

 
Казан, Мәскәү районы 94нче гимназия Кузьмина Виктория Информатика, Рус теле

 
Казан, Вахитов районы 18нче мәктәп Насыйров Руслан Рус әдәбияты, Рус теле

 
Казан, Вахитов районы 131нче лицей Җамалиева Дилия Химия, Математика

 
Казан, Вахитов районы Лобачевский исемендәге лицей Избеков Вадим Рус теле, Физика

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев