Логотип Идель
Бу – тема!

2021 ЕЛДА ЯЛ ИТӘР ӨЧЕН 10 АЧЫК ИЛ

Тәҗрибәле сәяхәтче һәр яңа сәфәр өчен кызыклы һәм үзенчәлекле урын сайларга тырыша. Бу елгы җәй айларында туристлар ял итәргә кая агыла?

Мисыр

Әгәр Сез Кызыл диңгезне,  пирамидаларны инде күптәннән күрергә теләгән булсагыз  –  Мисыр Сезне көтә. Бу серле дәүләтнең истәлекле урыннары үз тарихы белән кызык. Мисыр борынгылыкка чумарга, шул чор рухын тоярга мәҗбүр итә. Бу – фиргәвеннәр, пирамидалар, күп санлы храмнар территориясе.

Греция

Греция – ул мифлардан алынган гаҗәеп урыннарны фотога төшереп,  монастырьлары рок-музыкантларны рухландыра торган ил. Грецияда 30 июньнән башлап, ПЦР-тест һәм вакциналаштыру турындагы сертификат белән керүче россиялеләр өчен, мәҗбүри карантин гамәлдән чыгарылды.

Черногория

Бүген сәяхәтчеләр үзләре өчен Черногорияне кызыклы һәм бай ял итү өчен яңа юнәлеш буларак ачалар. Монда Герцег-Новиның, Которның, Цетиньеның борынгы архитектурасы, Будваның төнге тормышы, төрле фестивальләр һәм ярминкәләр... Кыскасы, һәркем отпусктан алган хатирәләр коллекциясен бизәр өчен, монда матур җирләр табачак!

Абхазия

Җәй көне Абхазиядә халык күп түгел, шуңа күрә анда рәхәтләнеп ял итеп калып була. Абхазиянең иң төп һәм җиңел кереп була торган истәлекле урыннары – Рицина тыюлыгы, шулай ук яңа Афонның тарихи, табигый һәм дини объектлары.  Туристлар өчен тагы бер кызыклы җир – Отап мәгарәсе.

Кипр

Кипрның чикләре 1 апрельдән рәсми рәвештә ачылды.  Бу бик үзенчәлекле  җир. Кипрның ярларында Афродита алиһәсе туу факты утрауга ниндидер гадәти булмаган серлелек өсти. Утрау күпсанлы археологик казылмалар, искиткеч пляжлар, тарихи авыллар, матур таулар һәм шәһәрләре белән сокландыра.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ)

БГӘ – туристлар өчен чикләрне ачкан беренче илләрнең берсе булды. Сәяхәтчеләрнең күбесе, гадәттәгечә, Дубайга – небоскреблар башкаласына бара. Кыскасы, монда язып кына Дубайның чиксез матурлыкларын аңлатып булмый – күрергә кирәк!

Куба

Биредә тормыштан ләззәт алырга, тәмле ашарга һәм коктейльләр эчәргә киләләр. Монда колониаль архитектура арасында йөрергә һәм пляжларда кызынырга була. Куба ананас плантациясе, тәмәке фабрикасы буенча йөрү һәм крокодил фермасына бару мөмкинлеге белән дә танылган.

Сейшел утраулары

Һинд океаны янында урнашкан Сейшел утраулары чиста комлы пляжлары, тропик урманнары, тыюлыклар һәм парклары белән кызык. Олы-олы ташбакаларны, төрле төстәге балыкларны күрергә теләсәгез –  бирегә рәхим итегез!

Мальдивалар

Биредә төп күңел ачу чарасы –  ул су асты дөньясын ачучы дайвинг. Туристлар Мальдивларда һәрчак шөгыль таба: балык тоту, катамараннарда йөрү, пляжларда ял итү. Ял итүчеләр Мальдивларда кызыклы урыннарны, архитектура һәм тарихи һәйкәлләрне карый алалар.

Шри-Ланка

Шри-Ланка утравы үзенең кунакларына буддизм дөньясы, хуш исле Цейлон чәе һәм төрле тәмләткечләрен тәкъдим итә. Монда һәркем үзе өчен кызыклы нәрсәләр табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Төркия төшеп калган