Логотип Идель
Бу – тема!

2021 ЕЛДА ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ ТОРМЫШЫ НИЧЕК ҮЗГӘРӘЧӘК?

4 августта Яшел Үзәннең  «Порт» яшьләр үзәгендә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышы узды. Анда 2021 елга куелган максат һәм бурычларның ни дәрәҗәдә башкарылганлыгын тикшерделәр, бу эшчәнлеккә беренчел нәтиҗәләр ясалды. 

Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, яшьләр эшләре буенча министр вазыйфаларын башкаручы Тимур Сөләйманов, республиканың яшьләр өчен инновацион һәм профилактик программалар  үзәге директоры Анна Синеглазова катнашты. 

Утырыш вакытында алга куелган максатларга ирешү ысулларына аеруча зур игътибар бирелде. без аларның аеруча мөһимнәренә тукталабыз. 

1.Балаларны һәм яшьләрне ял иттерү һәм сәламәтләндерү. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерү бүлеге тарафыннан оештырылган чараларда барлыгы якынча 135 мең кеше катнашкан.

2. Яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру буенча быел барлыгы 10 мең кешене эшле итү максаты куелган. Тик хәзерге вакытта укудан һәм эштән бушаган арада, вакытлыча, сезонлы һәм икенчел эшләр белән нибары 2,5 мең кеше генә хезмәт урыны белән тәэмин ителгән. 

3. Авыл яшьләренә ярдәм итү, төрле проектларда катнашу мөмкинлеге тудыру. 2021 елның ярты елы нәтиҗәләре буенча, авыл яшьләре тарафыннан тәкъдим ителеп, хупланган проектлар һәм инициативалары өлеше 25,3 % тәшкил иткән.

4. Яшьләр арасында  югары профессиональ кадрлар санын арттыру. Быел республиканың яшьләр сәясәте өлкәсендә 70% белгечләрнең профессиональ компетенцияләрен арттыру күздә тотыла. Бу яшьләр белән эшләү буенча актуаль технологияләрне гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта барлыгы  936 хезмәткәр белем дәрәҗәсен арттырган инде. 

5. Яшүсмерләр белән эшләү сыйфатын арттыру.  2021 елның сентябреннән яшүсмерләр клубларын яңа стандартлар нигезендә оештыру һәм анда шөгыльләнүчеләрнең санын 60 % ка кадәр арттыру планлаштырыла. 

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев бу максатларның һәм бурычларның үтәлүе бик мөһим икәнлеген әйтеп узды.

– Без бүген фикер алышкан мәсьәләләрнең барысы да бик мөһим. Әлеге иҗтимагый совет республиканың үсеш дәрәҗәсен аңлап эш итә. Барлык бурычлар да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган максатлар белән тәңгәл килә, - дип ассызыклады җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев