Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЮК-БАР НӘРСӘ АЛМЫЙМ ДА СЫМАН, ТИК ДӨРЕС ИТЕП АКЧА ТОТА БЕЛМИМ...»

«Әти-әнием бер атнага биргән акчаны бер көндә үк тотып бетерәм. Тагын сорасам, бирмиләр. Юк-бар нәрсә алмыйм да сыман, тик дөрес итеп акча тота белмим...»

Аноним, 16 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Хат авторы инде кеченә бала түгел. Ата-ана баласына күпме булдыра ала һәм кирәк дип саный – шуның кадәр акча бирә. Аларга бары тик рәхмәтле булырга һәм өстәмә акча эшләү вариантларын уйларга кирәк. Хәзерге заманда яшүсмерләргә һәм яшьләргә легаль рәвештә керем алу юллары күп, эзләнергә һәм үз мөмкинлекләреңнән чыгып фикер йөртергә кирәк. Бу очракта ата-ана сиңа бирелә торган «кесә акчасын» арттырса да, чыгымнар барыбер күп булачак, бөтен акчаны тотып бетерәчәксең. Кешенең табигате шундый: үз көчен, энергиясен һәм вакытын сарыф итмәгән очракта, ул булган әйбернең кадерен белми... Үзебез эшләп тапкан акчага исә бөтенләй башка караш булачак!

Шулай ук Интернетта финанс грамоталылыгы буенча файдалы һәм сыйфатлы мәгълүмат күп, алар белән танышырга киңәш итәм. Кече яшьтән үк акчаны табу юлын гына түгел, ә аны дөрес тоту, максатларга тиешенчә бүлү ысулларын үзләштерү дә яхшы булачак.

Рөстәм Асаев, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты:

Акча мәсәләсенә килгәндә, бүгенге көндә күзне кызыктыручы, кесәне юкартучы әйберләр бик күп. Без үскәндә акчаны кинога гына бирәләр иде. Мин, мәсәлән, студент чакта әти-әни биргән акчаны җыя идем һәм үземә кием яисә башка төрле кирәкле әйбер сатып ала идем. Сиңа да шулай эшләргә тәкъдим итәм, вак-төяккә туздырма акчаны. Шулай ук тагын бер киңәш: әгәр ата-ана акчаны баланың картасына күчерә икән,  бу очракта көненә лимит куярга кирәк, чөнки картадан акча тиз китә...

Галия Сафина, стилист:

Иң мөһиме – дөрес приоритетлар кую! Әгәр әти-әни атна башында акча бирә икән, аны нәрсәләргә тотасыңны бүлгәләп куй. Мисал өчен, мин укыган вакытта миңа бирелгән акчага нәрсә аласымны гел планлаштыра идем. Беренче чиратта, күпмедер суммага кием-салым алам, калган акча исә ашауга һәм транспортта йөрүгә китә иде. Хәтта яңа киемнәр алырга акча күбрәк калсын өчен күбесенчә җәяү йөри идем. Әти-әни, апам: «Ник син киемгә шулай күп акча тотасың, әйбәтләп ашап йөр!», – дип тиргиләр иде (көлә). Хәзер исә бу мавыгуым минем һөнәремә әйләнде.

Икенчедән, бүгенге көндә мөмкинлекләр бик күп бит, акчаны үзең эшләү вариантларын карарга кирәк. Бары үзең эшләп тапкан мал гына кадерле була!

Таңсылу Җиһангәрәева, мәктәп укучысы:

– Бу очракта чыгымнарны бүлергә кирәк дип саныйм. Мәсәлән, 2000 сум бирәләр ди акча – шуның бер өлешен ашауга, бер өлешен мәктәпкә, калган өлешен башка төр кирәк-яракларга тотарга киңәш итәм. Ашауга, мисал өчен, 500 сум икән – артыгын тотмаска. Акчаны көнләп тә бүлергә мөмкин, тик иң мөһиме – барысын да контрольдә тотарга һәм кирәкмәгән әйберләргә әрәм-шәрәм итмәскә.

АNN SU, «Татар радиосы» алып баручысы, җырчы:

– Мин акча туздырырга бик яратам. Тик аны юкка-барга тотмас өчен бер ысул куллана башладым – бюджетны бүлгәләп куям. Бер өлешен – ашауга, икенчесен – транспортка, өченчесен – күңел ачуга, ә дүртенче өлешен җыеп барам. Шул вакытта гына үземне иркен, тыныч хис итәм, чөнки «куркынычсызлык мендәре» бар икәнен белеп торам.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев