Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЯКЫН ДУСТЫМ ЕГЕТЕН ГЕЛ АЛДЫЙ. МИН БАРЫСЫН ДА КҮРЕП, БЕЛЕП ТОРГАЧ, КЫЕН...»

«Якын дустым егетен гел алдый. Кич чыгып китсә, өйдә дип әйтә, күрешергә вакытым юк, дип башка кешеләр белән шыпырт кына очраша. Мин барысын да күреп, белеп торгач, кыен. Егетне жәллим, тик дуслыкны бозасым килми».

Аноним, 16 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Кызганычка яки бәхеткә, без бары тик үзебезнең эш-гамәлләребез, уй-фикерләребез өчен генә җавап тотабыз. Тормыш гадел түгел, күпләр еш кына мораль һәм этик кагыйдәләрне боза. Шуны истә тотарга кирәк – һәрбер ялган иртәме-соңмы ачыклана, вакыт барысын да үз урынына куя! Бу ситуациягә килсәк, сиңа берәү дә үз фикереңне белдерергә ярамый, дип әйтми. Әгәр дуслыгыгыз чын икән, барысын да уртага салып сөйләшүдән курыкма. Әйе, киңәшләр бирүдән, акыл өйрәтүдән тыелырга кирәк, бары тик сине борчыган әйберләрне генә әйт, чөнки биредә дустың һәм синең арадагы мөнәсәбәтләр турында гына сүз бармый, ә төп өченче кеше дә бар... Дустың исә сөйләшергә, бу хәлләргә ачыклык кертергә теләмәсә, көтәргә, читтән күзәтергә генә кала, чөнки бу синең тормыш түгел...

Радик Сабиров, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире:

– Синең эшең түгел, кысылма, кеше арасына кермә, дип киңәш бирер кемдер. Борчылырга кирәкми. Бу мәхәббәт түгел, мондый мөнәсәбәтләрнең киләчәге юк. Шуңа күрә кирәкмәгәнгә кайгырма, барысы да үзеннән-үзе ачыкланачак. Егетне жәлләргә дә кирәкми, ул барыбер барысын да үзе беләчәк. Егет булса, үзен егетләрчә тотачак, үзе үк бу мөнәсәбәтләргә нокта куячак.

Назлыгөл Сөнәгәтова, теле-радио алып баручы:

– Бик сәер мөнәсәбәтләр. Бу кыз егеткә җитди карамый, бәлки «запаснойлар эскәмиясе»ндә утыртадыр. Мондый ялганга корылган мөнәсәбәтләр озакка бармас, дөреслек барыбер калкып чыгар.

Бәлки, егет моны белә торып, чын күңелдән яратканга сер бирми, үзгәрер диеп өметләнеп утырадыр. Йә киресенчә, аерылырга уйлыйдыр. Автор урынында булсам, бу ситуациягә кысылмас идем. Гомумән, кеше мөнәсәбәтләренә керүне кирәк, диеп санамыйм.

Динара Зиннәтова, «Че гуглит татар кызы» һәм «KARA» Интернет-проектлары авторы:

– Һәркемнең үз юлы, үз тәҗрибәсе һәм үз хаталары. Тормыштагы бер ситуация дә безгә юкка бирелми – дустыңның гамәлләре аның үзенә дә, йөргән егетендә дә билгеле бер тәҗрибә алу һәм нәтиҗәләр ясау өчен бирелгән. Бәлки, бу нәтиҗәләр аларның алдагы тормышларында әһәмиятле роль уйнарга тиештер, ә син гаделлек эзләвең белән барысын җимереп куярсың? Әлбәттә, син дустыңа йомшак кисәтү ясап, аның турында кайгыртуыңны белдерә аласың, тик бу дуслык сиңа кадерле икән, ике кешенең мөнәсәбәтләренә кысылмавың хәерле. Бу – аларның хисләре һәм серләре, дөрес юлны да алар үзләре табарга тиеш. Әгәр дә сине бу хәлләр бик каты борчыса, дустыңнан аның алдаулары турында сиңа сөйләмәвен һәм сине бу ситуацияләргә катыштырмавын сора.

Айназ Ахунов, «Караш» төркеме лидеры, солисты:

– Минемчә, барлык мөнәсәбәтләр дә ышаныч нигезендә төзелергә тиеш. Әгәр  ул егеттә берәр нәрсә ошамый икән, иң яхшы рецепт – сөйләшү. Әйе, җиңел эш түгел, ләкин бик кирәкле. Иртәме-соңмы, алдап йөрүләр барыбер ачыкланачак, ул вакытта соң булачак. Сезгә, бу очракта, берни дә эшләргә кирәк түгел, дип уйлыйм, аннары сезне гаепле итеп калдырырга мөмкиннәр. Бер киңәшем бар: дустыгызга карап, үзегез алай эшләмәгез, чөнки әйтем дә бар бит: «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың».

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев