Логотип Идель
Бу – сер!..

16 ЯШЬЛЕК КЫЗЫМ ЯУЛЫК ЯБАМ, ДИ...

«Без – гади татар гаиләсе. Ислам дине кануннарын төгәл үтәп яшибез дип мактана алмыйм. Күптән түгел 16 яшьлек кызым, яныма килеп: «Әни, мин яулык ябарга булдым», – диде. Догалар ятлый башлады. Мин аптырашта. Нәрсә уйларга да белмим. Бер яктан сөенергә генә тиешмен кебек. Начар юлдан китмәгән бит, дингә басарга уйлаган... Икенче яктан, мин куркам. “Берәр сектага эләкмәгәнме?” дип, бик борчылам. Кызым үзе моны кире кага. «Әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың», – ди... Нишләргә дә белмим. Киңәш бирегезче...»
Аноним

Сания, 55 яшь:
– Заманында мин дә нәкъ шундый хәлдә калган идем. 15 яшьлек кызым кинәт кенә яулык ябарга карар кылды. Мин каршы булдым. Мәктәпкә ничек йөрер, спорт ярышларында ничек катнашыр, дип борчылдым. Гомумән, дусларыннан аерылып торачагын күтәрә алмадым. Атна буе талашканыбыз хәтердә. Тик нәтиҗәдә мин уемнан кире кайттым. Балам белән мөнәсәбәтләремне бозасым килмәде. Шулай итеп, ул яулык ябып йөри башлады, намазга басты. Аллага шөкер, барысы да яхшы тәмамланды. Дуслары да ничектер тыныч кабул иттеләр, бармак белән төртеп, көлеп йөрүчеләр булмады. Хәзер кызыма 28 яшь инде. Мөселман егетенә кияүгә чыгып, матур гына яшиләр. Ике оныгым бар. Үзем дә күптән түгел намазга бастым, ураза тотам. Ул чорда кызымның иманын сындырмавыма бик сөенәм.

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:
– Яшүсмерлек чорында һәр бала «Мин кем?» дигән сорауга җавап эзли. Кайберәүләр депрессиягә охшаш халәттә үз эчендә казынса, башкалар, киресенчә, «Менә бит мин!» дип, дөньяга үз-үзләре турында хәбәр итәргә, ничек тә булса үзләрен күрсәтергә тырыша. Сезнең очракта исә, әлбәттә, кыз белән сөйләшми торып, хәлнең асылын аңлавы кыен. Шулай да, уйлап карасак,
монда ике вариант булуы мөмкин. Беренчесе – модага бирелү. Хәзер бит кыска итәкләр, үкчәле туфлиләр, ачык аркалар модада түгел. Кызлар киң киемнәр кияләр, берсеннән-берсе матур, зәвыклы яулыклар бәйлиләр. Бәлки, аның да үзен шушы стильдә күрәсе киләдер... Хәер, сез кызыгызны догалар өйрәнә башлады, дисез. Шулай булгач, икенче вариант – дини контекст – сезнең очракка күбрәк туры килә. Иң мөһим киңәш: бала белән мөнәсәбәтләрне югалтмагыз! Ничек кенә каршы булсагыз да, сез һәрвакыт бала яклы булырга тиеш. Күбрәк аралашыгыз, сөйләшегез, сораулар бирегез. Бәлки, сезгә дә кызыгыз белән бергә дин юлына басарга вакыт җиткәндер. Мәсәлән, догаларны бергәләп ятларга мөмкин. Шул рәвешле, гаиләдә бүленешне булдырмый калачаксыз. Алай гына да түгел, бу – кызыгыз белән араларны якынайту өчен менә дигән мөмкинлек.
Секта мәсьәләсенә килгәндә, андый куркыныч янау-янамавын аңлау өчен аралашырга, аралашырга һәм тагын бер кат аралашырга кирәк. Әгәр дә инде бик борчыласыз икән, сак кына аның телефонда кемнәр белән аралашуын карарга мөмкин. Хәер, минемчә, бу – секта ише төркемнәр белән бәйле түгел. Кыз бары тик дөньяга үзе турында белдерергә генә тели. Иң мөһиме, аның карарын бетереп ташламагыз, көлмәгез, басым ясамагыз. Әлбәттә, үз фикерегезне әйтергә мөмкин. Тик ул бары тик фикер генә булып калырга тиеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев