«Без – гади татар гаиләсе. Ислам дине кануннарын төгәл үтәп яшибез дип мактана алмыйм. Күптән түгел 16 яшьлек кызым, яныма килеп: «Әни, мин яулык ябарга булдым», – диде. Догалар ятлый башлады. Мин аптырашта. Нәрсә уйларга да белмим. Бер яктан сөенергә генә тиешмен кебек. Начар юлдан китмәгән бит, дингә басарга уйлаган… Икенче яктан, мин куркам. “Берәр сектага эләкмәгәнме?” дип, бик борчылам. Кызым үзе моны кире кага. «Әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың», – ди… Нишләргә дә белмим. Киңәш бирегезче…»