«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ КРЕАТОРЛАРЫНА КОРРЕСПОНДЕНТ ТАНЫКЛЫГЫ ТАПШЫРДЫ
Кичә «Ялкын» журналы креаторлары өчен истәлекле вакыйга – «Ялкынлы чыгарылыш» кичәсе узды. Чара яшьләр иҗаты, заманча форматлар һәм татар телендәге контентны берләштергән үзенчәлекле бәйрәмгә әверелде. Креаторлар рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм «Ялкын» корреспонденты таныклыгына ия булды.
Чара мәктәп стилистикасында оештырылды: «контентология», «мемология», «татарча вайб» кебек дәресләр аша кунаклар ел дәвамында башкарылган проектлар белән танышты. Тамашачылар «Башка яктан» әдәби подкасты, «Анимацион комикслар», «Билбау» көрәш проекты, «Татарча стрим» һәм «Ялкынлы фатирник» кебек юнәлешләрнең нәтиҗәләрен күрде.
«Ялкын» ул – креаторлар клубы. Биредә балалар ел буе тырышып эшләде: язды, төшерде, монтажлады, интервьюлар әзерләде, кыскасы, контент барлыкка китерде. Һәр проект – зур эш нәтиҗәсе һәм бер еллык хезмәт җимеше. Хәзер исә аларны бәйрәм көтә: чыгарылыш кичәсе – ел буена эшләнгән тырышлыкны күрсәтү һәм бүләкләү көне», – дип сәламләде «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина.
Сәхнәдә иҗади номерлар, интерактив мизгелләр һәм юмор аша «Ялкын продакшн» креаторларының ничек эшләве, нинди проектлар тормышка ашыруы чагылыш тапты.
Кичәнең иң дулкынландыргыч өлеше – актив креаторларны бүләкләү тантанасы булды. 17 креаторга «Ялкын» корреспонденты таныклыклары һәм рәхмәт хатлары белән свитшот тапшырылды. Шулай ук 11 нче сыйныфны тәмамлаучы креаторлар да аерым билгеләп үтелде. Аларга шушыларга өстәп «Татмедиа»дан рәхмәт хаты белән чыгарылыш лентасы да бирелде.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыков шулай ук яшь журналистларны өйрәтү һәм тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады: «Әле күптән түгел генә зур медиафестиваль уздырды «Ялкын» журналы. 65 мәктәп катнашты, яңа дуслар, яшь көчләр тапты үзенә. Креаторлар төркеме булдыру – яңа һәм бик кызыклы, кирәкле әйбер. Яшьләрне шулай өйрәтеп, үстереп торыгыз. Мондый чаралар, бүләкләүләр мотивация булдыра», – диде ул.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә котлап сәламләде балаларны.
Моннан тыш, «Ялкын» журналын актив укучы мәктәпләр һәм сыйныфлар да игътибар үзәгендә булды. Аларга рәхмәт хатлары, күп укучысы язылган сыйныфларга экскурсия һәм фотосессиягә сертификатлар тапшырылды.
Кичә ахырында оештыручылар катнашучыларга иҗади уңышлар теләде һәм бәйрәм дискотека белән дәвам итте.
«Ялкынлы чыгарылыш» татар телендә креатив индустрия формалаштыручы яшь буынның көчле манифесты булды.
«Ялкын» журналы бу кичәне традиция буларак кертеп җибәрергә уйлый. Киләсе елга актив креаторлар рәтендә булып бүләкләнәсе килгәннәр шулай ук бирегә кушыла ала. «Ялкын» яшүсмерләр арасында махсус кастинглар үткәреп, иң-иңнәрне сайлап ала. Моның өчен социаль челтәрләрне күзәтеп барырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 мая 2026 - 14:29
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ КРЕАТОРЛАРЫНА КОРРЕСПОНДЕНТ ТАНЫКЛЫГЫ ТАПШЫРДЫ
-
20 мая 2026 - 10:00
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАР БИШ КӨНГӘ ОЗАЙТЫЛДЫ
-
19 мая 2026 - 08:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
-
18 мая 2026 - 20:20
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕРГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
Нет комментариев