Логотип Идель
Белми калма

«ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» ЖУРНАЛЛАРЫ РЕДАКЦИЯЛӘРЕ VK FESTТА ТАТАР СӘХНӘСЕН ОЕШТЫРА

 

Казан шәһәрендә 7 июньдә узачак VK Fest фестивалендә төп җәлеп итү нокталарының берсе буларак яңадан татар сәхнәсе эшләячәк. Аны «ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» журналлары редакцияләре оештыра, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Узган ел да «Идел»ләр VK Fest кысаларында татар сәхнәсен тәкъдим иткән иде. Ул вакытта мәйданчык фестивальнең иң күренекле урыннарының берсенә әверелде: анда Нурминский, GAUGA, Марат Яруллин, «Хижина Музыканта», Ilgiz, Malsi Music, Al Su һәм Elina чыгыш ясады. Сәхнә татар музыкаль традицияләрен заманча яңгыраш белән берләштергән артистларны туплап, милли мәдәниятнең эре яшьләр фестивальләрендә органик рәвештә яши алуын күрсәтте.

«Безнең өчен татар мәдәниятенең ышанычлы, заманча яңгыравы һәм яшьләр җыела торган мәйданчыкларда тәкъдим ителүе бик мөһим. Без үз бурычыбызны мәдәни кодны саклау белән генә чикләмибез, ә аны үстерергә, яңа исемнәр ачуга, артистларны хуплауга һәм татар теле, музыкасы, традицияләре заманча шәһәр мохитенең аерылгысыз өлешенә әверелгән мәйданчыклар булдыруга юнәлтәбез. VK Fest – нәкъ менә шундый киңлек, һәм без анда яңадан катнашуыбызга шат», – дип билгеләп үтә «ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Узган ел редакция фестивальнең тулы хокуклы катнашучысы булды: аның инициативасы белән милли мәдәният республика яшьләре өчен әһәмиятле булган зур чараның аерылгысыз өлешенә әверелде. Музыкаль программадан тыш, мәйданчыкта очрашулар, иҗади мастер-класслар, татар милли биюе буенча ачык дәрес, шулай ук блогерлар һәм шәһәрнең танылган медиашәхесләре катнашында яшьләр Сабантуе уздырылды.

Фестиваль Гаилә үзәге «Казан» территориясендә узачак һәм республикадан меңләгән кунакларны җыячак. VK Fest традицион рәвештә музыка, технологияләр, спорт, мода, блогерлар, иҗат һәм заманча яшьләр форматларын берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев