Логотип Идель
Белми калма

YUMMY MUSICНЫҢ 10 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН КАБАН КҮЛЕНДӘ ЙОГА УЗА

Yummy Music лейблының 10 еллыгы уңаеннан 1 июль 19:00дә Кабан күле буенда этно-электроника, organic, chillout музыкасына йога узачак.

Майда Кабанның кроссфит-мәйданчыгында йога дәресләре башланып китте. Ә июньнән күлнең ярындагы репродукторлардан Yummy Music татар инди-лейблы җыйган махсус плейлист яңгырый.

Июльнең беренче көнендә традицион йога махсус чакырылган музыкант Марат Taturasның organic һәм chillout көйләре астында узачак. Taturas –  танылган мультиинструменталчы, аның композицияләрен Ganesha yoga, Buddha lounge essental India, Buddha grooves, The lotus lounge garden кебек дөнья буйлап таралган җыентыкларда ишетеп була. Йоганың үзен Индиядә һәм Ишвара, Ом Шанти Ом кебек халыкара йога мәктәпләрендә укыган Полина Васильева уздырачак. Дәреснең 1 сәгате гамәли (практик) өлешкә һәм 10 минут шавасанага багышланачак. Катнашу бушлай, теркәлү сылтама буенча уза.

Кабанның кроссфит-мәйданчыгында (Һ.Такташ 24) очрашабыз. Үзегез белән келәмчек алырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев