YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ «ФИТ ГОДА» ЯЗДЫРЫРГА ЧАКЫРА
Yummy Music инди-лейблы 10 еллык юбилее уңаеннан иң күп катнашучыларны җыйган композиция – «Фит года»га кушылырга чакыра. Җырны яздыру 18 июнь лейблның Милли китапханәдә урнашкан студиясендә оештырылачак.
Композицияне яздыруда теркәлгән һәркем катнаша ала. Инструментта уйнау, җырлау, нота белү, ритм тоемлау буенча таләпләр юк. Проектка профессионаллар һәм үзешчәннәр, олылар һәм балалар кушыла ала. Яздыру барышында лейблның резидентлары – экспертлар ярдәм итәчәк. Иртәдән кичкә кадәр студиянең ишекләре ачык була, һәр сәгать саен яңа катнашучы яздырылачак. Иң кызыгы: композициянең нинди буласын беркем дә алдан белми – ул яздыру барышында гына туачак. Нәтиҗәдә, оештыручылар язмаларны берләштереп, композицияне барлык музыкаль мәйданчыкларга чыгарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
Нет комментариев