Логотип Идель
Белми калма

ҖӘЙГЕ ЯЛЛАРДА «КФУ»ДА СТАЖИРОВКА УЗУ МӨМКИНЛЕГЕ БАР!

Җәйге каникулыңны файдалы уздырырга телисеңме? КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 7-10 сыйныф укучыларын 6-10 июнь көннәрендә җәйге стажировка узарга чакыра!

Мәктәп укучылары өчен 4 махсус программа каралаган:

1) Киләчәктә тормышларын журналистика белән бәйләргә теләүчеләр өчен «МЕДИА мәктәп»

2) Үзен күбрәк аңларга, уңышка ирешергә теләүчеләргә «Уңыш психологиясе мәктәбе»

3) Чит телләр белән кызыксынучы һәм шул өлкәдә белемнәрне арттырырга теләүчеләр өчен «Лингвистика мәктәбе»

4) Төрле проектларны тормышка ашыру буенча тәҗрибә туплар өчен «Проектлар мәктәбе» һәм тагын бик күп проектлар, өстәмә белем бирүче мәктәпләр эшләячәк!

Тулырак мәгълүматны сез биредә таба аласыз.

Регистрация өчен сылтама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев