Логотип Идель
Белми калма

ЯШҮСМЕРЛӘР ҖӘЙ КӨНЕ КАЙЛАРДА ЭШЛИ АЛА?

Җәйге каникулларны һәрбер яшүсмер үзе өчен файдалы һәм продуктив итеп үткәрергә тели: кемдер курслар уза, кемдер җәйдән үк имтиханнарга әзерләнә башлый. Ә, минемчә, иң файдалы һәм керем китерүче вариант ул эшкә урнашу. Бу язмада без сезгә Татарстан яшүсмерләре өчен эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәкбез. Киттек!

Казан

– Казан балалары өчен шәһәрнең 92 мәктәбендә 1 нче июньнән башлап 27 нче июньгә кадәр махсус хезмәт бригадалар оештырылачак. Биредә 14 яшьтән башлап 15 яшькә кадәр яшүсмерләр эшли алачак, хезмәт хакы 6474 сум, 16 дан 17 яшькә кадәр 7398 сум тәшкил итәчәк.

– Шулай ук Казанда яшүсмерләр өчен махсус 100 кешелек вакансия каралган. Алар:

«Бәхетле» – сәүдә залы хезмәткәре, хезмәт хакы – 18 000.

«Горводзеленхох» – яшеллекләндерүче, хезмәт хакы – 18 000.

Мариот кунакханәсендә горничный булып эшләү, хезмәт хакы – 22 000.

«Водоканал» яшеллекләндерүче, оператор, хезмәт хакы  – 24 000.

«Макдональдс» хезмәт күрсәтү зонасы хезмәткәре, хезмәт хакы – 28 000.

Яшел Үзән

Биредә яшүсмерләр өчен шәһәр 60 кешелек вакансия тәкъдим итә. Алар:

«Серго исемендәге завод» – яшеллекләндерүче, хезмәт хакы – 23 500.

«Горький исемендәге завод» – яшеллекләндерүче, хезмәт хакы – 21 000.

«Майский теплицалар комбинаты» – үсемлекләр буенча белгеч, хезмәт хакы – 23 000.

Яр Чаллы

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм шәһәрнең студентлар хезмәт отрядлары 14-18 яшьлек яшүсмерләрне укудан тыш һәм каникуллар вакытында эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Балалар өчен эш урыннары – мәгариф учрежденияләрендә, өстәмә белем бирү үзәкләрендә, «Горзеленхоз» һәм башка оешмаларда.

Зәй

Зәй яшүсмерләре өчен барлыгы 200 эш урыны оештырылачак. Эш 3 юнәлеше буенча барачак:

– яшеллекләндерүсе отрядлары,

– социаль ярдәм отрядлары,

– «Лагерь моего двора» кураторлары отрядлары.

Ә башка шәһәрләрдә исә яшүсмерләр шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә барып анда буш вакансияләрне сорап, җәйге вакытка эшкә урнаша ала. Вакансияләр күбесенчә яшеллекләндерүче, кухня хезмәткәре, әйдаман һәм башка авыр булмаган эшләргә тәкъдим ителгән.

Эшкә урнашу өчен яшүсмернең үзе белән паспорт, СНИЛС, ИНН, әти-әниләр белән расланган рөхсәт кәгазе кирәк булачак.

Җәйге каникулларыгыз продуктив узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев