Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬЛӘРГӘ ИҖАТ ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРҮЧЕ БӘЙГЕ – «ГЛАГОЛИЦА»ның ФИНАЛЫ УЗДЫ!

14-18 ноябрь көннәрендә Казанда Халыкара «Глаголица» бәйгесенең финалы узды! «Глаголица» бәйгесе 2014 елда Татарстанда региональ проект буларак башлаган иде. Бүгенге көндә исә ул Халыкара дәрәҗәгә җитеп, катнашучыларның географиясен киңәйтте. 2022 нче елның бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм 17 илдән барлыгы 2212 бала катнашкан. Бу сан башка еллардагы катнашучы саныннан шактый күбрәк.

«Глаголица» премиясе Татарстанның «Счастливые истории» балаларга ярдәм итү хәйрия фонды тарафыннан оештырыла. Бәйгегә килгән әдәби әсәрләргә бәяне танылган шагыйрьләр һәм язучылардан торган жюри бирә.

Бәйгенең төп үзенчәлеге – аның финалы. Барлык катнашучылар арасыннан нибары 100 бала Казанга йомгаклау этабына килә. Биредә катнашучылар үз эшләрен яклап, авторлыкларын раслыйлар, җюри әгъзалары белән берлектә иҗади биремнәрне үтиләр, шигырьләр, проза әсәрләре иҗат итәләр.

Финалда балалар өчен остаханәләр, фильмнар карау, иҗади очрашулар, бриффинглар оештырылган иде. Балаларга олпат язучылар белән очрашып, аларга кызыксындырган сораулар биреп, фикер алышу мөмкинлеге бар иде.

2022 елда узучы «Глаголица»ның тагы бер үзенчәлеге – яңа «НЕФОРМАТ» номинациясе өстәлүе. Биредә катнашучылар төп номинацияләргә эләкмәгән комикс, фанфик, пародия, пьеса форматында язылган эшләрен җибәрә алдылар.

Әлеге номинацияне бәяләүче – төп жюри әгъзаларының берсе, язучы Нина Дашевская:

«Мин бу номинациядә язучы балаларның эшен сокланып бәяләдем. Фанфик жанры – инде булган «әдәби дөньяга» бәйле әсәрләр язу булса да, катнашучылар биредә үз фантазияләрен, тел осталыкларын күрсәтә алдылар. Эшләрен абсолют уникаль дип әйтсәң дә ялгыш булмас.»

Бу елны татар телендә язучы балаларның саны рус телендә язучыларга караганда күпкә азрак дип ассызыкладылар оештыручылар. Проза номинациясендә рус телендә 600дән артык эш җибәрелсә, татар телендә нибары 30га якын эш булган. Шулай да, эшләрнең сыйфаты, язу осталыгы бик яхшы, укучыларның үзләре язуы күренеп тора, дип җиткерде жюри әгъзаларының берсе, язучы, прозаик Галимҗан Гыйльманов.

Бәйгенең җиңүчеләре – 10 яшьтән башлап 17 яшькә кадәр булган 32 мәктәп укучысы. Шулар арасында «Ялкын» журналының балалар редколлегиясе әгъзасы, даими авторы – Рәйсә Абдуллина бәйгенең «Татар телендәге поэзия» номинациясендә Гран-при яулады! Рәйсәне котлыйбыз һәм киләчәктә аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Җиңүчеләрнең эшләре ел да махсус альманахта бастырыла. Бу елгы альманах инде унынчысы булачак. Ә кайбер эшләр Татарстанның һәм Россиянең газета-журналларында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев