«ЯЛКЫН» ИСТАНБУЛДА ХАЛЫКАРА ЖУРНАЛ ЯРМИНКӘСЕНДӘ КАТНАША
8-12 июньдә Истанбулда унберенче халыкара журнал ярминкәсе уза. Татарстан Республикасын 10 журнал тәкъдим итә.
Бу күргәзмәнең төп оештыручысы, халыкара коммуникаторлар ассоциациясе президенты Шәмсетдин бей Кузеджи Ялкын журналы турында үзенең уңай фикерен җиткерде:
– «Ялкын» журналының безнең күргәзмәдә беренче тапкыр катнашуы – күңелле күренеш. Без Татарстан Республикасы журналларының эшчәнлеген игътибар белән күзәттек һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Татарстан журналлары аерым игътибарга лаек, бу тышлыклар, эчке бай контент буенча да сизелә. Матбугатта күтәрелгән һәр тема әбүнәчеләрдә һәм китап укучыларда чагылыш таба. Журнал коллективына уңышлар, яңа темалар һәм аудиторияне киңәйтүен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев