ЯҢА ЕЛГА КОТЛАУ ЯЗДЫР ҺӘМ ТАВЫШЫҢНЫ ШӘҺӘР ТРАНСПОРТЫНДА ИШЕТ

Быел казанлылар үзләренең якыннарын һәм шәһәр халкын оригиналь итеп Яңа ел белән котлый алачак. Котлауларның иң шәпләре җәмәгать транспортларында яңгыраячак. Проза, шигырь рәвешендә котлау уйлап табарга, хәтта җырларга да мөмкин.

Әлеге акциядә катнашу өчен 45 секундтан артмаган аудио форматындагы котлауны atprt2019@yandex.ru почтасына 1 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Хатның темасын «Яңа ел» дип күрсәтү, шулай ук үзең турында кыскача сөйләү һәм элемтә өчен телефон номерын калдыру мәҗбүри.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
1932
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
5614
0
2
Иҗат
ДУСЛЫК
4690
0
1