Логотип Идель
Белми калма

XVIII КАЗАН ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕНДӘ БОЛГАРДА ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮГӘ 1100 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН ФИЛЬМНАР КҮРСӘТЕЛӘЧӘК

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрь көннәрендә шәһәрнең тугыз мәйданчыгында үтәчәк. Фестивальнең төп программасы яңа «Синема 5» кинотеатрында күрсәтелергә тиеш.  

Гадәттәгечә, фестивальнең эшлекле мәйданчыгы Казан мәдәният институтында оештырылачак, ә концерт программалары ТР Милли китапханәсендә һәм ТР Милли музееның эчке ишегалдында булачак. Милли китапханәдә 8 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе, милли музей территориясендә 9 сентябрьдә джазның 100 еллыгына багышланган киноконцерт программасы күрсәтеләчәк. Фестиваль программасы белән тулырак монда танышырга мөмкин.

Фильмнарны карау кысаларында режиссерлар һәм актерлар белән иҗади очрашулар көтелә. Кино өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очрашып, кызыксындырган сорауларны бирү тамашачылар өчен дә каралган. Фестиваль көннәрендә кинотеатрда хәзерге заманның күренекле актерлары Тимур Гарәфетдинов, Олеся Судзиловская, Данил Зиннәтуллин, Фәрхад Мәхмүдов, шулай ук «Великолепный век. Империя Кесем» сериалында уйнаган төрек актеры Нуман Чакыр белән күрешергә дә мөмкинлек булачак.

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстанның беренче триллерын – «Микулай»ны тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән әңгәмә оештыру көтелә.

Фестивальнең бәйгедән тыш программасына Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан күрсәтеләчәк фильмнар да кергән, алар Заманча сәнгать галереясендә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев