ВУЗЛАРГА КЕРҮ ВАКЫТЫ ҮЗГӘРӘ
Россиянең Мәгариф министрлыгы Россия вузларына керү имтиханнары башлану срокларын күчерә. Бу коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле шулай эшләнелә. Моның турында фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, вузларга керү имтиханнарын башлану 2-4 атнага кичектереләчәк. Бу БДИларны тапшыру вакыты үзгәрүгә дә бәйле. Башта абитуриентлар конкурсы 20 июньнән дә соңга калмыйча башланырга тиеш иде. Августның икенче яртысында студентларны вузларга кабул итү карарларын чыгарырга телиләр.
Россиянең Мәгариф министрлыгы, дөньяда шундый эпидемиологик вәзгыять булуга карамастан, яңа уку елын “гадәти сценарий” буенча, ягъни 1нче сентябрьдән башларга өметләнә. Ләкин ниндидер фаразлар кылудан баш тарта.
Моңа кадәр министрлык шушы ук сәбәп белән БДИ һәм ТДИларны яздан җәйгә күчерү турында хәбәр иткән иде (бу турыда язма)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев