Логотип Идель
Белми калма

КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ КАЙЧАН БАШЛАНЫР?

Быел Россиянең 700 мең укучысы БДИ тапшырырга тиеш. Имтиханнарның алдан тапшыру этабы коронавирус аркасында күчерелде. Хәзер аның төп этабын да июньгә билгеләнде. Болай булгач, вузларга керү графигында да үзгәрешләр булачак икәне көн кебек ачык.

Россиянең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков кабул итү кампаниясе сроклары күчерелү ихтималын белдерә. “Төп сценарийларның берсе – срокларны күчерү. Ким дигәндә, укырга керү турында карар чыгу вакыты, шул исәптән кергәндә тапшырыла торган сынаулар вакыты да чигенәчәк.

Хәзерге вакытта министрлык “Онлайн укырга кер” сервисын тикшерә. Аның ярдәмендә “Дәүләт хезмәтләре порталы” сайты аша документларны тапшырып булачак. Бу очракта кабул итү кампанияләренә килеп, документ тапшыру да кирәк булмаячак. Элегрәк әлеге сервисны илнең 50 вузы абитуриентлары өчен генә булачак, дип әйтсәләр, хәзер уку йортлары исемлеге озынайтыла.

Элеккеге расписание буенча ташламалы категориягә караган укучыларның исемлеге – июль ахырында, ә төп дулкында керүчеләрнеке август башында билгеле була иде.

Берничә атна элек...

Моңа кадәр Россия вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус тарату ихтималын киметер өчен, БДИның алдан тапшыру этабы сроклары күчерү турында хәбәр иткән иде.

Ул вакытта алдан тапшыру һәм төп этаплар бер вакытта – 25 майдан 29 июньгә кадәр узарга тиеш иде. Имтиханнарны 30 меңгә якын кеше алдан тапшырырга тиеш булган. Ләкин ул вакытта ук бу сроклар күчерелергә мөмкинлеге турында фикер бар иде.

27 мартта исә БДИның төп этабына яңадан теркәлү сроклары да үзгәртелде. Алар 1 апрельдән 8нче апрельгә кадәр озайтылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев