Логотип Идель
Белми калма

ВОЛОНТЁРЛАР ХАЛЫК САНЫН АЛУДА ЯРДӘМ ИТӘ

29 октябрьдә ТР Яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов Бөтенроссия халык санын алуда катнашучы волонтерлар белән очрашты.

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында Татарстанның 45 муниципаль районы территориясендә 480 волонтер җәлеп ителгән. Көн саен Бөтенроссия халык санын алуны оештыручыларга  ярдәмгә 100 гә якын волонтер чыга, аларның сменасы көненә 3-4 сәгать тәшкил итә. Волонтерларга ешрак ярдәм сорап, Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен МФЦга махсус килгән төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә.

15 октябрьдән волонтерлар Казан шәһәренең 12 бүлегендә QR-кодлар алу буенча да көн дә консультацияләр күрсәтә. 18 октябрьдән бу эшне үз өсләренә студентлар хезмәт отрядлары алган. Волонтерларның төп эше – гражданнарның ЕСИАда шәхесен раслау, QR-кодларны кәгазьгә бастырып чыгарырга ярдәм итү. Өлкәннәр волонтерларның эше белән бик канәгать.  

Тимур Сөләйманов, коронавирус буенча эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, 1 ноябрьдән республикада #БезБергә дип аталган юнәлеш эшли башлаячагы хакында әйтте. Пандемия чорында үзара ярдәм итешү буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында волонтерларның эшчәнлеге яңадан торгызылачак. Әлеге базада 5000нән артык волонтер бар: «Молодежка ОНФ» һәм волонтер-табиблар төркеме. Ярдәм вакцинация узмаган һәм изоляциядә утырган 60 яшьтән өлкән кешеләр өчен күрсәтеләчәк. Кирәк булган очракта, алар һәрвакыт дарулар, ашамлыклар китереп бирергә әзер булып торачак.

Волонтер булырга теләүчеләрнең барысы да 8 800 200 34 11 номерына бушлай шалтыратып, «Волонтер булырга телим» дип, гариза калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев