Логотип Идель
Белми калма

УКЫТУЧЫ ҺӨНӘРЕ КИЛӘЧӘКТӘ НИ КАДӘР АКТУАЛЬ БУЛЫР?

Кайберәүләре өчен укытучы һөнәре – балачак хыялы, ә икенчеләр өчен – күп таләп итә торган авыр эш. Бу сорауларга җаваплар табу өчен 26 ноябрь көнне КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  «Укытучы – киләчәк һөнәре» дип исемләнгән форсайт оештырылачак.

Мәктәп укучылары өчен оештырылачак әлеге чара укытучы һөнәрен киләчәк өчен актуаль һәм кирәкле булуын күрсәтүгә юнәлгән. Өстәвенә бу форсайт укытучылык һөнәре белән кызыксынган, ләкин әлеге һөнәргә бәйле сораулары булган яшүсмерләр, югары сыйныф укучылары өчен актуаль булачак.

Проект яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Казан федераль университеты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Чарада Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән иң актив 250 унберенче сыйныф укучылары катнашыр дип көтелә. Катнашучылар өчен ике интерактив мәйданчык оештырылачак. Яшүсмерләр дискуссия, питч-сессия, дебатлар, форсайт-сессия форматларында оештырылган чараларда катнаша алачак.

Шулай ук мәктәп укучыларының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре, Татарстанның инновацион мәктәпләре директорлары һәм укытучылары белән фикер алышу мөмкинлеге булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев