Логотип Идель
Белми калма

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА

Компетенцияләр мәктәбе (АНО «Школа компетенций») нейрочелтәр белән эшләү серләренә өйрәнү курсларына чакыра. «Использование нейросетей: от теории к практике» дип аталган курста нейрочелтәр кулланып, син түбәндәге күнекмәләрне үзләштерәчәксең: 

- тиз арада сыйфатлы текстлар - белдерү, сценарий, котлау текстлары, төрле уеннарга сораулар яки уеннарның үзләрен һәм башка күп төрле кирәкле мәгълүмат язарга өйрәнәчәксең; 

- тиз арада төрле кызыклы уникаль рәсемнәр ясарга өйрәнәчәксең; 

- сыйфатлы презентация ясау серләренә төшенәчәксең. 

Һәр очракта да ясалма интеллектка бирем биреп, шунда ук диярлек әзер продуктны кабул итәргә мөмкин. 

Зур плюс – укулар онлайн уза. Укуның беренче яртысында лекция конспектларын укып, видеороликлар карыйсы була. Ә аннан исә практик өлеш – һәр биремне укытучы белән бергә башкарып, үзеңне борчыган сорауларга җаваплар алачаксың. 

Шулай ук уку барышында Телеграмда гомуми чат эшләячәк. Анда барлык булган сорауларыңа куратор һәм укытучылар җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев