Логотип Идель
Белми калма

УКУЧЫЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР АРАСЫНДА «TATAR. БУ ХАКАТОН» ЯРЫШЫ СТАРТ АЛДЫ

Казанда 8-10 сентябрь көннәрендә укучылар һәм студентлар арасында «Tatar. Бу Хакатон» ярышы үтә. Ул татар телен үстерү буенча инновацион кушымталар һәм сервислар ясау, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мәдәниятне үстерү максатыннан оештырыла.

Хакатонның төп этабы, проектларны яклау һәм җиңүчеләрне игълан итү 8-10 сентябрь көннәрендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркта була.

Хакатонның треклары: 1) «Татарча вайб»: татар мәдәниятен (мода, музыка, тел, кино) популярлаштыру буенча IT-проектлар эшләү, 2) «Әлифба++»: татар телен өйрәтү һәм тел дәрәҗәсен саклау өлкәсендә IT-чишелешләр эшләү. Биредә 7-11 сыйныф укучылары, югары уку йортлары һәм колледжларның 1-4 курс студентлары катнашырга мөмкин. Командада 2дән 5кә кадәр кеше була ала.

Катнашучылар түбәндәге призлар өчен көч сынашачак: өлкәннәр лигасы (1 урын – 100 мең сум, 2 урын – 80 мең сум, 3 урын – 55 мең сум),
кече лига (1 урын – 65 мең сум, 2 урын – 55 мең сум, 3 урын – мең сум).

Моннан тыш катнашучыларның ТР Фәннәр Академиясендә стажировка үтү өчен юллама оту, экспертлар белән аралашу һәм KazanDigitalWeek 2023 кысаларында DemoDayда катнашу мөмкинлеге дә булачак.

Хакатонда катнашучыларның проектларын тәкъдим итү һәм йомгаклау тантанасы 8 сентябрьдә 17:00-18:00дә һәм 10 сентябрь көнне 14:00-18:30 сәгатьләрдә үтәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев