Логотип Идель
Белми калма

УКУЧЫЛАР «КОНСТИТУЦИОН ХОКУК БЕЛГЕЧЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ КӨЧ СЫНАШТЫ

Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, 9 декабрьдә, Татарстан Республикасы Конституция судында ел саен үткәрелә торган «Конституцион хокук белгече» Республика бәйгесе уздырылды. Жюри составында Татарстан Республикасы Конституция суды һәм РЮАнең Татарстан бүлеге вәкилләре бар иде.  

Бәйгедә катнашырга теләп, ел саен төрле районнардан 9-11 сыйныф укучылары килә. Быел бәйгедә 30 кеше катнашты. Бәйге ике этаптан торды: тест һәм бирелгән сорауларга финалистларның телдән чыгыш ясавы. Катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, гамәлдәге законнар, халыкара килешүләр, дәүләт тарихы һәм хокук нигезләмәләрен белүдә көч сынаштылар. Әлеге бәйгенең максаты Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәктәп укучыларының талантларын ачу, шулай ук хокукый мәдәниятне һәм аңны ныгыту иде.  

«Бу бәйге минем өчен аеруча мөһим булды, чөнки мин быел җәмгыять белеме буенча имтихан тапшырам. Кызганычка каршы, сайлап алу этабында мин  катнаша алмадым, әмма хәзер биредә булуыма бик шат. Биремнәр катлаулы димәс идем, ләкин вакыт күбрәк бирелгән булса, аларга җавап бирү җиңелрәк булыр иде. Бу бәйгедә катнашуның ярдәме БДИ тапшырганда, һичшиксез, кирәк булачак», – диде Казанның Мәскәү районындагы 94 нче гимназия укучысы Татьяна Аввакумова.

Бәйгедә беренче урынны Яшел Үзән районының 1 нче лицеенда белем алучы 11 сыйныф укучысы Александр Кунгурцев алды. Икенче урын Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 159 нчы лицеендагы 11 сыйныф укучысы Анна Тырыска булды. Бәйгедә өченче урын өчен диплом Яшел Үзән районының 1 нче лицеендагы 11 сыйныф укучысы Полина Тарасовага тапшырылды.

Барлык бәйгедә җиңүче һәм катнашучылар да чараны оештыручылардан истәлекле бүләкләр алдылар. Шулай ук укучыларга Татарстан Республикасы Конституция суды бинасы буенча экскурсия да үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев