Логотип Идель
Белми калма

УКУЧЫЛАР АРАСЫНДА БӨТЕНРОССИЯ ХОР ҺӘМ ВОКАЛЬ КОЛЛЕКТИВЛАР БӘЙГЕСЕ УЗА

Россия Мәгърифәт министрлыгы Мәдәният министрлыгы белән берлектә балалар хор хәрәкәтен, вокаль-хор җыры мәдәниятен үстерү һәм илнең музыкаль мирасын саклау максатыннан Бөтенроссия хор һәм вокаль коллективлар бәйгесен үткәрә.

Бәйге берничә номинациягә бүленә:

«Яшьлек җырлары» мәктәп хоры. Номинациядә барлык төрдәге хор коллективлары (катнаш хор, малайлар хоры, кызлар хоры) катнаша ала. Катнашучыларның яше – 7дән 18 яшькә кадәр.

«Мин, әни, әти, әби һәм бабай: яраткан җыр. Буыннар элемтәсе». Мәктәпләрдәге укучылар коллективлары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен. Яшь чикләнмәгән. Катнашучылар саны, музыка коралларында уйнаучылардан тыш, 3 һәм аннан күбрәк кеше тәшкил итә.

«Музыкаль калейдоскоп» вокаль коллективы. Номинациядә төрле жанр һәм стильдә җырлаучы мәктәп укучылары катнашырга мөмкин. Катнашучыларның яше – 7дән 18 яшькә кадәр.

Финал этабы нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүче сайланачак. Бәйге турында тулырак Россия Мәгърифәт министрлыгы сайтында белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев