Логотип Идель
Белми калма

ЦИФРЛЫ УРМАН: ЭКОЛОГИЯ ҺӘМ ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘГӘ БИТАРАФ БУЛМАГАН БАЛАЛАРНЫҢ V СЛЁТЫ УЗДЫ

27-29 июль көннәрендә Кукмара районы «Лубян урман-техник көллияте»  базасында мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слёты узды. Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелде. Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашты, ә барлыгы форум 200дән артык кешене үзенә җыйды. Бу елгы слётның үзенчәлеге – барлык практик биремнәрнең дә диярлек цифрлы форматка күчерелүе.

Кичә  слётның рәсми ачылышы булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев катнашты. «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте елдан-ел популярлаша бара. Соңгы 5 елда мондый берләшмәләрнең саны 66га артты һәм 114кә җитте, 1500дән артык укучы җәлеп ителде. Сез – экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә битараф булмаган, максатчан, позитив һәм иҗади балалар. Мин сезнең һәрберегезгә табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашуыгыз, төрле экологик проектларны тормышка ашыру һәм урманга сак караш формалаштыруга юнәлтелгән пропаганда алып баруыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Слётта катнашучыларның барысына да уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим», – диде ачылыш тантанасында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. 

V «Цифрлы урман» слётының программасы бик бай. Слётның беренче көнендә үк укучыларны урман тармагын цифрлы трансформацияләү буенча мавыктыргыч лекция көтте. Моннан тыш, аларга «Цифрлы урман викторинасы» дип аталган интерактив интеллектуаль уен үткәрү дә планлаштырылган иде.

Рәсми ачылу тантанасы көнне исә катнашучыларга «Яшь урманчылар» бәйгесе уздырылды. Укучылар мәгълүмати буклет эшләргә һәм «Ботаника һәм дендрология, «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау» кебек юнәлешләр буенча берничә бирем башкарырга тиеш булды.

Укучыларны махсус остаханәләр дә битараф калдырмады. Агачка рәсем ясау сәнгате, йон белән скетчинг, табигый материаллардан уенчыклар ясау – боларның һәммәсе дә диярлек күп кенә балаларда кызыксыну уятты. Шулай ук бу көнне «Иннополис Университеты», «Инногеотех», «Татарстан Республикасы урманнарын яклау үзәге» филиалларының экспертларыннан белем бирү программалары оештырылды. Укучылар урман төзекләндерү планшетларын күреп, электрон микроскопларны кулланырга өйрәнде.

Ә бүген инде V «Цифрлы урман» слёты тантаналы рәвештә тәмамланды. Җиңүчеләр Suma X25Pro квадрокоптерлары, портатив аудиосистемалар, фитнес-беләзекләр һәм акыллы колонкалар яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев