Логотип Идель
Белми калма

ТР КИТАП НӘШРИЯТЫ ГЕНЕРАЛЬ ДИРЕКТОРЫ: «НИЧӘ ЯШЬ БУЛУГА КАРАМАСТАН, СИН ҮЗЕҢ ДӘ БАЛАЛАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»

Татарстан китап нәшриятында балалар өчен фәнни-танып белү өлкәсенә караган тәрҗемә китаплары басылып чыкты. Алар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәме белән чынга ашырылды.

Ел саен Татарстан китап нәшриятында уртача 200 исемдә китап бастырыла. Алар арасында балалар әдәбиятына да зур әһәмият бирелә. Шулай итеп, «Росмэн» һәм «Эксмо» нәшрияты белән мәктәпкәчә балалар өчен энциклопедияләр чыгарылган. Балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева сүзләренчә, балаларның тел мохитен арттырыр өчен, фәнни китаплар кирәк.  Ул китапларның 18000 е инде Татарстанның балалар бакчаларына юнәлтелгән. ТР Китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әлеге фәнни китапларның тәрбияви яктан зур йогынты ясавы турында билгеләп үтте. Балалар әдәбиятының шактый катлаулы тармак икәнлеге турында да әйтте ул. «Сиңа ничә яшь булуга карамастан, син үзең дә балалар телендә сөйләшә белергә тиеш», – диде Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстан китап нәшриятында чыккан балалар китапларын нәшриятның фирма кибетләреннән, www.tatkniga.ru сайты аша дөньяның бар почмагыннан да заказ биреп була. Шулай ук балалар китапларын «Озон», «MyBook» һәм «WildBerries»та да сатып алу мөмкинлеге тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев