Логотип Идель
Белми калма

ТӨРКЕМДӘШЛӘРЕҢ ДӘ СИНЕҢ КЕБЕК ҮК ДУЛКЫНЛАНА: БЕРЕНЧЕ КУРСКА БАРУЧЫЛАРГА КИҢӘШЛӘР

Укырга барырга бер ай гына калып килә.  Яңа, дулкынландыргыч, әмма шул ук вакытта студентлар өчен тормыштагы иң күңелле вакытларның берсе башлана. Без булачак студентлар өчен киңәшләр тупладык. Алар ярдәмендә сиңа уку атмосферасына кереп китү җиңелрәк булачак.

Алга таба стресслар һәм күңелсезлекләр булмасын өчен, булачак студент беренче семестрга практик һәм психологик яктан җентекләп әзерләнергә тиеш. Шуңа күрә, тот берничә киңәш:

1. Төркемдәшләреңнән курыкма. Укуның беренче көнәреннән үк нинди дә булса конфликтка эләгүдән саклан. Исеңдә калдыр: төркемдәшләрең дә синең кебек үк беренче курста һәм алар да дулкынлана, барысына да сез барыгыз бергә өйрәнәсез.

2. Семинарлар, колоквиумнар, рефератлар, конспектлар һәм башка серле терминнарның нәрсә икәнен хәзердән үк ачыкла.

3. Үз расписаниеңне һәм уку планын карап куй. Син укыйсы факультетта нинди фәннәр булачагын, һичшиксез, белергә кирәк. Бәлки, билгеле бер әдәбият, китапларны сатып алырга кирәк булыр. Ә университетта уңайлы булсын өчен, шоппер сатып алу турында уйла. Шулай син үзеңнең бар кирәк-ярагыңны, хәтта төшке ашыңны да шопперда йөртә алачаксың.

4.Укытучылар турында мәгълүмат тупла һәм аларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ал.Укытучыларның йөзен, фамилия һәм исемен исеңдә калдыр! Һәркайсының холкы һәм гадәтләре турында белеп чык. Моның өчен югары курстагы студентлар ярдәмгә килә ала. Лекцияләргә кем ничек карый, семинарларда, зачетларда, имтиханнарда кемнең нинди таләпләре бар икәнен ачыклау кирәк.

5. Соңгы рәтләргә утырырга тырышма. Бу – уку белән түгел, ә үз эше белән шөгыльләнергә теләүчеләр урыны. Күп кенә укытучыларга бу ошамый.

6. Синең төркемдәшләрең трай тибеп йөри икән, аларга тиңләшмә. Беренче сессиядән үк «төшеп калуың» бар.

7. Студент тормышы вакыйгаларга, төрле чараларга бай. Укырга өлгерү, биремнәрне тапшыру вакыты турында онытмау белән кызыклы студент вакыйгаларын да кулдан ычкындырмау өчен, үз вакытыңны планлаштыра белү мөһим.

8. Әгәр син укыган факультет олимпиада, викторина, бәйгеләр үткәрә икән, аларда катнаш. Приз буларак сиңа ниндидер фәннән автомат, стипендия, акчалата бүләк булырга мөмкин.

9. Күп итеп дәфтәр, каләм, төрле төстәге маркерлар алып куй. Төсле маркерларны иң мөһим әйберләр өчен куллан.

10. Студентларга тиешле барлык ташламалар һәм стипендияләр турында алдан белеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев