Логотип Идель
Белми калма

«ТӨП МАКСАТЫБЫЗ – СӘХНӘГӘ ТҮГЕЛ, Ә ТАТАР ТЕЛЕНӘ КЫЗЫКСЫНУ УЯТУ»: КАЗАНДА «ГӘҮҺӘР» БАЛАЛАР ФЕСТИВАЛЕ УЗДЫ

Казанда «Гәүһәр» балалар фестивале – «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы узды. Дүрт ай дәвамында Казан мәктәпләренең 800гә якын укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнгән.  

Проектлар Казан Мэриясе тарафыннан Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Проектларда катнашучы балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр. Арада кечкенәдән бию яки нәфис сүз белән профессиональ шөгыльләнүчеләр юк диярлек.

12 гыйнварда «Гәүһәр» балалар фестиваленә сайлап алу туры узган. Жюри әгъзалары арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова булган.  

«Фестивальнең исемен бик озак уйладык. Башта «Кайтаваз» дип тә атаган идек. Аннан тагын берничә ай уйланды һәм инде менә бу «Гәүһәр» дигән матур мәгънәле сүз килеп чыкты. Чыннан да, бу асылташны табар өчен бик күп көч кирәк. Бу балаларда сәләтнең очкыннарын табып, егерме дәрес эчендә зур сәхнәгә әзерләгән остазларны асылташларны табучылар дияр идем», – дип аңлатты фестивальнең исемен Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. «Төп максатыбыз – сәхнәгә түгел, ә татар теленә кызыксыну уяту», – дип тә искәртте ул.
«Гәүһәр» фестивалендә ике сәнгать төре – бию һәм нәфис сүз осталыгы бер-берсе белән үрелеп барды. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтте. Чарада остазлар да катнашты.

Фестивальгә Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та килгән иде. «Киләчәктә бу ике төрле генә булган проектны киңәйтергә кирәк. Безнең балаларыбыз нинди сәләтле икән дип сокланып утырдым. Бу проектның дәмавлы булуын телим», – диде ул үз чыгышында. 

Фото ТР Мэриясе сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев