«ТАТКРАФТ»: «МАЙНКРАФТ»ТА ТАТАРСТАННЫ ТӨЗҮ БУЕНЧА ТУРНИР СТАРТ АЛА
«Миллиард татар» редакциясе оештырган «Таткрафт» бәйгесенең икенче турниры старт ала. Турнир «Майнкрафт» галәмендә үтә һәм ул Татарстан шәһәрләре объектлары төзелешенә багышланган. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала. «Таткрафт 2.0» 20 гыйнвардан алып 10 февральгә кадәр узачак. Нәтиҗәләр 17 февральдә ясалачак.
«Таткрафт»ның беренче этабында җиңүче исеменә лаек булган Артем Леонтьев турнирга кадәр үк үзе теләп «Кол Шәриф» мәчетен төзегән булган. Әлеге бәйге исә аңа алга таба башкаланы төзер өчен мотивация биргән.
«Таткрафт 2.0» узган елда үткән беренче турнирдан күпкә масштаблырак булачак. Бу юлы бөтен Татарстанны, шулай ук Башкортстан объектларын төзү планлаштырыла. Икенче турнирның тагын бер үзенчәлеге – Идел буе Болгар дәүләте башкаласы Биләрне торгызу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 февраля 2026 - 10:08
ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
Нет комментариев