ТАТАРСТАНЛЫЛАР «ТЫ СУПЕР!» ТАПШЫРУЫНЫҢ ЯҢА КАСТИНГЫНДА КАТНАША АЛАЧАК
Әлеге телепроектта балалар йортларында, опекун гаиләләрендә яки интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек сәләтле җырчы балалар катнаша ала. Шулай ук, яңа кагыйдәләр буенча, кимендә 7 бала булган күпбалалы гаиләләрдән балалар да конкурска заявка бирә ала.
Проектка катнашучыларны читтән торып уздырылучы кастингта сайлаячаклар. Алга таба конкурс Мәскәүдә узачак. Балаларның һәм алар белән булучыларның проектка килү-китү, ашау, тору урынына бәйле чыгымнары оештыручылар үзләре күтәрә.
Конкурска заявкалар 30нчы апрельгә кадәр кабул ителә. Заявкада анкетаны тутырырга һәм яраткан җыры белән видеоны беркетергә кирәк. Шулай ук, өстәмә рәвештә, катнашучының башка чыгышлары булган видеоларны да җибәрергә кирәк. Моның өчен электрон адреслар: vorontsova-tv@mail.ru, eliseeva55@yandex.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев