15 март 2021 яңалыклары
-
ТАТАРСТАНЛЫЛАР «ТЫ СУПЕР!» ТАПШЫРУЫНЫҢ ЯҢА КАСТИНГЫНДА КАТНАША АЛАЧАК
Әлеге телепроектта балалар йортларында, опекун гаиләләрендә яки интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек сәләтле җырчы балалар катнаша ала. Шулай ук, яңа кагыйдәләр буенча, кимендә 7 бала булган күпбалалы гаиләләрдән балалар да конкурска заявка бирә ала. Проектка катнашучыларны читтән торып уздырылучы кастингта сайлаячаклар. Алга таба конкурс Мәскәүдә узачак. Балаларның һәм алар белән булучыларның проектка килү-китү, ашау, тору урынына бәйле чыгымнары оештыручылар үзләре күтәрә. Конкурска заявкалар 30нчы апрельгә кадәр кабул ителә. Заявкада анкетаны тутырырга һәм яраткан җыры белән видеоны беркетергә кирәк. Шулай ук, өстәмә рәвештә, катнашучының башка чыгышлары булган видеоларны да җибәрергә кирәк. Моның өчен электрон адрес биредә: vorontsova-tv@mail.ru, eliseeva55@yandex.ru. -
СОЛЫ ПЕЧЕНЬЕСЫ РЕЦЕПТЫ
Моның өчен безгә банан, йомырка, солы оны, солы ярмасы, чикләвек, йөзем кирәк булачак. Рецептны сылтамага басып карый аласыз.
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК