ТАТАРСТАНДА 1 СЕНТЯБРЬДӘ ЛИНЕЙКАЛАРНЫҢ НИЧЕК УЗАЧАГЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ

Татарстанда 1 сентябрь уңаеннан уздырыласы мәктәп линейкалары тагын чикләнгән режимда үтәчәк.

Бәйрәм аерым сыйныфлар белән, ачык һавада, ата-аналар өчен шәхси саклану чаралары кулланып оештырылачак дип хәбәр ителә. Мәктәп линейкасына коронавирустан прививка ясатмаган ата-аналар да килә ала.

«Төрле сыйныфлар һәм мәктәпләр арасында массакүләм чаралар үткәрү тыела», -  ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат җитәкчесе Миләүшә Җамалиева. Аның сүзләренчә, узган уку елында гамәлдә булган санитар кагыйдәләр киләсе уку елында да үз көчендә калачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: