Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ – ХАЛЫКАРА КОНКУРСНЫҢ ФИНАЛИСТЛАРЫ!

ИКТ өлкәсендә Huawei Cup 2021 дип исемләнгән Евразия ярышларының сайлап алу сынаулары тәмамланды. Быелгы ярышларда 500дән артык уку йортыннан 20 меңнән артык катнашучы гариза биргән, тик  шуларның нибары 120се финал ярышларында катнашачак.

Финалга чыгучылар арасында Татарстан егетләре дә бар, алар – Динар Заяхов (Иннополис университеты ), Вадим Рәхмәтуллин (Иннополис университетын тәмамлаган), Азат һәм Айрат Галләмовлар (КФУ), Валентин Юнысов (КФУ), Айнур Җиһаншин (А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ) һәм Иван Ашаев (А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ).

Бу елны сайлап алу этабында берьюлы бер яки берничә номинациядә катнашырга мөмкин иде. Иң популяр юнәлешләр – IP (Технологияләр һәм IP-челтәрләр), AI (ясалма интеллект модельләре һәм методлары юнәлешләре һәм Huawei мобиль кушымталарын проектлау буенча APP номинациясе. Ярышларда бөтен Россия һәм Евразия илләре буенча студентлар һәм яшь белгечләр катнашкан.

Студентлар өчен Huawei Cup ярышында катнашу – ИКТ  юнәлештә үз күнекмәләрен тикшерү һәм вуз программасы кысаларында белем дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге булып тора. Барлык катнашучылар өчен актуаль юнәлешләр буенча мультимедиа материаллары белән бушлай онлайн мәктәп ачылачак, ә икенче этапта катнашучылар өчен, шулай ук, имтиханнар бирү һәм халыкара сертификатлар алу мөмкинлеге белән Huawei тренерлары җитәкчелегендә курслар каралган.

Huawei Cup яшь талантларга ИКТ өлкәсендә чын профессионал булырга һәм карьера юлын дөрес сайларга ярдәм итәр дип көтелә. Ә Татарстан егетләренә бу белемнәр киләчәктә Республикабыз өчен яңа, кызыклы проектлар ясар өчен файдалы булыр дип ышанабыз!

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев