«ТАТАРКИНО» ЯШЬ КАЗАНЛЫЛАРНЫ БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕНӘ ЧАКЫРА
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 1 июньдә «Татаркино» Зәйни Солтан скверында яшь казанлылар һәм башкала кунаклары өчен бәйрәм чарасы оештыра. Барлык теләүчеләр өчен керү бушлай.
«Әл-Мәрҗани» мәчете һәм Түбән Кабан күле яр буе янында урнашкан Зәйни Солтан скверында 1 июньдә 12 сәгатьтән «Балачак балдан татлырак!» балалар бәйрәме оештырылачак. Җәйнең беренче көнендә яшь казанлыларны җырлар һәм биюләр, зумба буенча остаханә, күңелле бәйгеләр, бүләкләр һәм татлы сыйлар көтә. Бәйрәмгә үзенчәлекләре булган балалар да чакырылган.
«Балачак балдан татлырак!» театральләштерелгән тамашасы рус һәм татар телләрендә интерактив уен форматында барачак, аның вакыйгалары Иске Татар бистәсе территориясендә узачак. Балалар Шүрәле, Убырлы һәм башка бик күп әкият геройлары белән очрашачак. Бәйрәмдә катнашучыларны иҗади номерлар белән шулай ук «Арлекино» хореография коллективы, җырчылар сөендерәчәк. Зумба буенча остаханәне Gut Fit спорт һәм иҗат студиясе җитәкчесе Ирина Гутник үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев