Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА «СӘЛАМ» КУШЫМТАСЫ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеге студенты Ләйсән Йосыпова (Катиева), Бөтенроссия «Студент стартапы» программасы кысаларында, 1 миллион сумлык грант отып, «Сәлам» дип исемләнгән татар телен нульдән үзаллы өйрәнүгә юнәлдерелгән мобиль кушымта эшләгән. Хәзер ул рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителеп, RuStore каталогына кертелде.

«Сәлам» кушымтасы татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр өчен файдалы. Анда:
• уен форматында 36 тематик төркем;
• һәр төркемгә – зур булмаган күләмдә теоретик материал;
• һәр дәрестән соң теманы үзләштерүне ныгыту өчен мавыктыргыч биремнәр;
• яңа мәгълүматны җиңел кабул итү өчен ассоциатив методлар тәкъдим ителә.

Әлеге кушымта татар теле грамматикасын өйрәнеп, яңа сүзлек запасын, лексиканы баетып, сөйләм этикетын истә калдырып, тел күнекмәләрен үстерергә, татар мәдәнияте үзенчәлекләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр әлеге сылтама буенча андроидка яисә планшетлрга «Сәлам» кушымтасын күчереп алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев