Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ХАЛЫК БИЮЛӘРЕ ҺӘМ НӘФИС СҮЗ ОСТАЛЫГЫ: «ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ», «СӨЙЛӘ» ПРОЕКТЛАРЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Дүрт ай буе Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашып, татар бию хәрәкәтләренә һәм сүз сәнгатенә өйрәнде. Бүген исә 180 номерлы полилингваль гимназиядә проектларның йомгаклау чарасы булып узды.  

Әлеге проектлар Казан шәһәре Мэриясе тарафыннан 2022 елның февраленнән май аена кадәр татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә тормышка ашырылды. Бу эшчәнлектә Казан шәһәренең 40 мәктәбе, аларның һәрберсенең 15-20 укучысы катнашты. 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында укучылар татар халык биюләренә өйрәнергә тиеш иде. Дәресләр татар телендә профессиональ биючеләр һәм хореографлар белән үткәрелде. Бүген исә Совет районының 180 номерлы полилингваль гимназиясендә укучылар шушы берничә ай эчендә үстергән талантларын күрсәтте. 

«Сөйлә» проекты исә сүз сәнгатенә багышланган. Сөйләм техникасы, сүз сәнгате буенча остаханәләр Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге театр артистлары һәм тапшырулар алып баручылар тарафыннан үткәрелде. 

Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бу эшчәнлеккә өлеше кергән барлык кешеләргә дә сәхнәдән зур рәхмәтләр яңгыратты.

«Былтыр кыяр-кыймас кына «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын скверларда башлап җибәргән идек. Менә инде хәзер ул мәктәпләргә дә үтеп керде. Киләчәктә моны тагын да масштаблырак, фестиваль итеп дәвам итәргә кирәк», – диде ул. Гүзәл Сәгыйтова шулай ук 26 май көнне «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының инде паркларда, ачык һавада үтәчәген искәртеп, биредә катнашучы балаларны бушлай дәресләр алырга Кабан күле янына чакырып калды.  

Чараны йомгаклап, гимназия сәхнәсендә проектларда катнашучыларны, оештыручы, мәктәп директорларын, Гүзәл Сәгыйтова һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов бүләкләделәр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X