Логотип Идель
Белми калма

«ТАНТАНА-2023»: ТЕАТРАЛЬ ПРЕМИЯДӘН НӘРСӘ КӨТӘРГӘ?

27 март, халыкара театр көнендә, Татарстан Республикасының төп театраль премиясе тапшырылачак. Быел чара Әлмәт шәһәрендә узачак. «Тантана»да Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 23 театр катнашачак, номинацияләрдә барлыгы 69 спектакль тәкъдим ителгән. Алар арасында дәүләт театрлары да, үзешчән театрлар да бар.

«Тантана» театраль премиясен Казанда гына түгел, Татарстанның башка районнарында да үткәрү традициягә кереп бара, дип билгеләде оештыручылар. Мисал өчен, былтыр премияне Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында тапшырдылар.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Шевченко Елена Николавена сүзләренчә, балалар театрлары быел һәм гомумән соңгы елларда аеруча яхшы спектакльләр тәкъдим итә. Аларның эшчәнлеге замана балалары үзенчәлекләрен искә тотып оештырыла, алар балаларга аңлаешлы  телдә эшли һәм шул ук вакытта миллилекне онытмый, дип ассызыклады белгеч.

«Тантана-2023» премиясендә барлыгы төп 17 номинация көтелә. Өстәвенә махсус премияләр һәм бүләкләр биреләчәк. Номинацияләрдә җиңүчеләрне 3 этапта сайлап алачаклар. Жюри әгъзалары соңгы нәтиҗәләрне 26 марттан да соңга калмый билгеләячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев